Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Исеме җисеменә туры килгән

Республика хокук саклау органнарыгың, аерым алганда Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Югары суды, Конституцион суд вәкилләренең, Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров җитәкчелегендә, елга бер мәртәбә Чүпрәле районына килүләре традициягә кереп бара дисәк тә, ялгыш булмас. Аларның безнең җирлектә булулары бары тик бер максатка - элек елларда республика покуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән...

Быел исә кунаклар Чүпрәледә булуларын Убидагы "Жылы йорт" приютыннан башладылар. Кафил Әмиров "Әлеге йорт турында 1 каналдан бара торган "Пусть говорят" тапшыруыннан ишетеп белгән идем",- ди. (Әлеге тапшыру аша Яковлевларның нәкъ менә шушы приютка килгәннән соң гына өсләренә рәтле кием киюләре, тамаклары тую турында билгеле булган иде). Приютта алар нәниләр белән очрашып, күчтәнәчләрен тәкъдим иттеләр. Ә күчтәнәчнең берсе - "Әкият" курчак театры артистлары куйган спектакльдән өзек иде. Театрның директоры Роза Яппарова үзе дә чыгыш ясады, балаларны үзләренең театрларында бара торган спектакльләрне тамаша кылырга чакырды.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә делегация икегә бүленде. Кафил Әмиров 8нче сыйныфта хокук дәресе үткәрсә, ТР Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев, ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча бүлек начальнигы Җәүдәт Ибраһимов, ТР Конституцион суды судьясы Александр Васин, "Хокук һәм тормыш" журналы редакторы Айгөл Җиһаншина, ТР покуратурасының профсоюз комитеты рәисе Диләфрүз Нәсибуллина районның 11 сыйныф укучылары белән очраштылар, чыгыш ясадылар, укучылар сорауларына җавап бирделәр.

Сәйфихан Нәфиевның авылдашлары быел да кунакларны түземсезлек белән көтеп, аларны ипи-тоз белән каршы алды. Мәктәпнең актлар залында җырлы-биюле тамаша якташыбызны искә алулар белән үрелеп барды. Һөнәре буенча әтисенең юлын дәвам итүче Гомәр Нәфиев әлеге чараны оештырган район җитәкчелегенә, Республика прокурорына ихлас рәхмәтен җиткерде. Әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Сүз алучылар күп булды Мунчәлидә. Чордашлары, туганнары Сәйфихан Нәфиев бер карашка нинди генә кырыс, таләпчән, законнар сагында торучы булып күренмәсен, аның күңеленең олы, иң беренче чиратта, кешелекле булуы турында сөйләделәр.

Ә бу вакытта районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Республика прокуроры призына спорт ярышы барды. 9 төрле үлчәү авырлыгында 1995-2000 елларда туган яшүсмерләр бил алышты. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм Мактау Грамоталарын Казаннан килгән кунаклар тапшырды. Командалар арасында беренчелекне Шланга мәктәбе көрәшчеләре яулады. Кафил Әмиров приютка, Мунчәли мәктәбенә Сәйфихан Нәфиев, Татарстан Республикасы прокуратурасы турында язмалар тупланган китаплар тапшырса, бил алышуларда җиңүчеләргә үз авторлыгында эшләнгән фотоальбом да бүләк итте.

"Эш күрсәткән ирне ил онытмас", диләр. Исеме җисеменә туры килгән Сәйфихан Нәфиевның да үз һөнәренә булган тугрылыгы, республика хакына куелган хезмәтләре онытылмый, еллар үткән саен хезмәттәшләре, остаз буларак хокук сагында тору серләренә төшендергән укучылары тарафыннан барлана. Ә безнең як шундый улы белән хаклы рәвештә горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев