Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Инновацион идеяләр арта

Ел саен республикада "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея" конкурсы үткрелә.

Конкурска Татарстанның фәнни-техник, икътисади, социаль һәм гуманитар үсеше проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә. Шуңа да проектларны сайлап алганда аларның иң беренче чиратта республика өчен әһәмияте, заманча фән-техника үсешенә җавап бирүе, төп социаль-икътисади өстенлекләргә туры килүе, проектны коммерцияләү мөмкинлегенә төп әһәмият бирелә. Быел конкурста катнашучылардан гаризалар саны да елдагыдан шактый күп, ул 1696ны тәшкил итә. Конкурс игълан ителгән 2005 елда исә ул 490 гына булган.

Экспертлар тарафыннан үткәрелгән җентекле анализ һәм сайлап алулар нәтиҗәсе буларак, быелгы конкурсның җиңүчеләре дип 180 проект табылган. Аларның авторлары үткән атнада Казан шәһәрендәге "Корстон" сәхнәсенә чакырылды.

Мәктәп укучыларының инновацияле фәнни-техник эшләре кабул ителә торган "Перспектива" номинациясе җиңүчеләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Әлеге номинациядә җиңгән иң яхшы 10 проект авторларына 25шәр мең сум күләмендә акчалата премия һәм кубоклар тапшырылды. Әлеге җиңүчеләр арасында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 11 "Б" сыйныф укучысы Диас Җәлалов та бар (Җитәкчесе-1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы Шамил Таҗетдинов).

Мәктәп укучыларын котлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Безнең төп бурыч: бу процесска үсеп килүче буынны-вузларны гына түгел, мәктәпләрне дә җәлеп итү. Һәм без моңа ирештек. Киләчәктә конкурста катнашучыларны тагын да күбрәк күрәсе килә", - диде.

Ел саен "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея" конкурсы кысаларында "Идея-1000" инновацияле проектлар программасы буенча да сайлап алу үткәрелә. Быел әлеге программа буенча "Яшьләр инновацияле проекты", "Старт-1", "Старт-2" номинацияләрендә җиңгән 60 автор бүләкләнде.

P.S. "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү турындагы тапшыруны ТНВ каналыннан шимбә, 24 декабрь көнне, 11.00 сәгатьтә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев