Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

2014 елның иң яхшы билингваль балалар бакчасы Чүпрәледә

Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасында узган Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау һәм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" һәм "Балалар бакчасы-2013" республика бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.

2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк"-"Будущее" Стратегиясе кысаларында, инде менә ике ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә 1 миллион сум күләмендә Грант бүлеп бирелә.
Грант балаларны республикадагы ике дәүләт теле-рус һәм татар телләрендә укыту буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар бакчаларына бирелә. Бәйгенең муниципаль этабы 2014 елның апрель аенда үткәрелде һәм анда Татарстанның мәктәпкәчә гомумбелем бирү программаларын гамәлгә ашыручы барлык балалар бакчалары да катнашты (2 меңгә якын). Бәйгенең республика этабында муниципаль этапта җиңеп чыккан 109 мәктәпкәчә учреждения катнашты. Грант алучыларны республика эксперт комиссиясе билгеләде. Грант алучыларны билгеләүнең төп шарты - балаларның татар һәм рус телләрен яхшы белүләре.

mon.tatar.ru

P.S. "2014 елның Иң әйбәт билингваль балалар бакчасы" республика конкурсында 1 номерлы Иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасы җиңүче дип табылды. Татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләр арасындагы конкурста исә Зур Аксу "Ивушка" балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Симкина җиңү яулады. Җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иң яхшы билингваль балалар бакчасы