Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң осталар һәм җитезләр барланды

Машина белән сыер саву операторларының район конкурсы 26 майда "Цильна" җәмгыяте базасында үтте.

Конкурсны ачып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов: "Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында, нигездә, сөт җитештерүне һәм сатуны арттыру-тормыш чыганагы. Үткән еллар белән чагыштырганда, быел азыклар мул, сөт күләме дә арта. Димәк, ул хуҗалыкларга-табыш керү, моннан чыгып, эшчәннәргә хезмәт хакы да",-диде һәм конкурсантларга уңышлар те-ләде.

Аннан соң авыл хуҗа-лыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов, терлекчелектә нәсел эше буенча район бүлеге начальнигы Закирҗан Буркеев конкурсны үткәрү тәртибе һәм комиссия составы белән таныштырдылар.

Районның "Пульсатор" җәмгыяте белгечлә-ре конкурсантларга сыер саву аппаратын сүтеп-җыю тәртибен аңлатканнан соң, алар жирәбә буенча үз осталыкларын күрсәтә башладылар.

Ярыш шартлары ниге-зендә сыер саву аппаратын 4 минут 5 секундта сүтеп-җыюга ирешкән "Цильна" җәмгыяте сыер савучысы Гөлинә Азизова беренче урынга лаек булды һәм ул 13-14 июнь көннәрендә республика конкурсында катнашып, район данын яклаячак. 4 минут 7 секунд эчендә аппаратны сүтеп-җыюга ирешкән "Чүпрәле-Азык" җәмгыятенең "Дементьев" филиалы сыер савучысы Галина Ефимова-икенче, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Иске Ишле филиалы сыер савучысы Евгения Мөхәммәтҗанова өченче урынны яулады.

Терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары арасындагы ярышта "Цильна" җәмгыятеннән Вагиз Салиховка-беренче, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасыннан Валерий Шакинга-икенче, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Наил Сабитовка өченче урын бирелде.

Конкурста җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау Грамоталары һәм акчалата бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыер савучылар ярышы