Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Имин йөреп, исән кайтыгыз!

Егетләрне Кораллы көчләр сафларына алу буенча көзге чакырылыш башланды. Бу призывта районның иллеге якын егете хәрби кием киячәк.

Алар арасында югары һәм махсус урта белемлеләр дә бар. Булачак солдатларның егермедән артыгы шоферлар икән. Призыв турында тулырак аңлатма бирүне сорап Татарстан хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы В.Нуруллинга мөрәҗәгать иттек.

-Вил Ринатович, сер түгел, элек елларда әти-әниләрнең күбесе улларын авыру итеп күрсәтергә тырыша иде. Төрле мәгълүматларга караганда да, Россия буенча армия сафларын тулыландырырга тиешле яшьләрнең 22 проценты сәламәтлекләре һәм башка социаль сәбәпләр буенча яраксыз, тагын 65 проценты исә вакытлыча кичектерү хокукына ия. Безнең район егетләренең сәламәтлекләре ничек?

-Ходайга шөкер, безгә бу хакта бик борчылырга урын юк.Район буенча һәр чакырылышта да планнарны үтәп киләбез. Әле шушы көннәрдә генә Татарстан министрлар кабинетында республика комиссариаты белән берлектә зур киңәшмә узды. Анда үткән язгы чакырылышка йомгак ясалды, көзгесенә бурычлар, планнар билгеләнде. Шунысы куанычлы, безнең районны яхшы яктан гына телгә алдылар. Хәрби кием кигәч тә егетләребез, традиция буларак, үзләрен бөтен яктан да үрнәк күрсәтәләр. Алар хезмәт итә торган часть командирларыннан еш кына хатлар да алабыз. Ленар Яфизов, мәсәлән, армия сафларына үзе теләп язгы чакырылышта киткән иде. Югары белемле солдат берничә айдан ук үзен танытып өлгерде. Аның турында командирлардан да мактау сүзләрен генә ишетәбез. Ленарның әти-әнисе Мирсәгыйть Абдулкадырович белән Гөлфия Зарифулловна уллары өчен лаеклы горурлана алалар.

-Ни кызганыч, хәрби хезмәттән баш тартучылар, икенче төрле әйткәндә илне, Ватанны сакларга ашкынып тормаучылар турында да сүзләр ишетелгәли.

-Әйе, андыйлар берәр-сәрән булгалый инде. Әмма белгәнегезчә без аларны кара исемлеккә кертәбез. Полиция хезмәткәрләре дә андыйлар белән ныклап шөгыльләнә. Әйтик Чуваш Чүпрәлесеннән-Андрей Курмышовны-1985 елда туган һәм Борындыктан Ленар Хәсәновны-1991 елда туган, бүгенге көнгәчә полиция эзли.

Реклама

-Көзге чакырылышта армиягә китәчәк егетләребез нинди частьләрдә хезмәт итәрләр?

-Тулы ачыклык белән әйтәм, аларның 30 проценты коры җир гаскәрләренә барачак. Төгәлрәк әйткәндә, аларны Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы частьләр көтә. 20 проценты Эчке эшләр гаскәрләренә барачак, 15 проценты хәрби диңгезче тельняшкаларын киячәк һәм инде калганнары махсус частьләрдә хезмәт итәчәк. Егетләрнең ничек хезмәт итүләре белән без даими кызыксынып торабыз. Электәгечә үк аларга кесә телефоннары бирелә, теләсә кайсы вакытта туган як белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар. Армиягә беренче төркемне озату көнен 25 октябрьгә билгеләдек.

-Россия хәрби көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары Василий Смирнов гаскәргә алу яшен 30 га кадәр озайтырга тәкъдим итте.Ул шулай ук хәрби хезмәткә баруны кичектерү хокукы булган югары уку йортларының саны 70 процентка кимиячәк, дип тә белдерде.

-Әлегә андый приказ юк, "яшик әле-күрербез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев