Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Имин йөреп, исән кайтыгыз!

Менә берничә ел рәттән илебезнең тынычлыгын тәэмин итүче ир-егетләребезне олылап районда "Призывниклар көне" үткәрү гадәти төс алды. Быел да чираттагы әлеге чара район мәдәният йортында гөрләп үтте.

Чараны район Башлыгы Тимур Нагуманов ачып, бүген, иртәгә хәрби кием киячәк ир-егетләрне сәламләде. Армиядә хезмәт итү- илеңә булган тугрылылыкны белдерү, аны саклауда, яклауда үз өлешеңне кертү, дип белдерде.

-Чүпрәле егетләре беркайчан да район, илебез йөзенә тап төшермәделәр, тугры хезмәт иттеләр, намус белән бурычларын үтәделәр. Сезнең дә шулай булачагыгызга һич шигем юк. Иң мөһиме туган ягыгызда сезне якыннарыгыз, әти-әниләрегез көтәчәген онытмагыз, имин йөреп, исән әйләнеп кайтыгыз, -диде район башлыгы чыгышында.

Призывниклар көне хәрби хезмәт тормышын тасвирлаган уен формасында үтте. Куст уеннарында җиңү яулаган 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, Шланга, Шәйморза, Алешкин-Саплык урта мәктәпләре, 90 номерлы һөнәри училище укучылары чараның төп уенчылары булдылар.

Командалар дүрт төрле уен ярышларында үзара көч сынаштылар. Иң элек тамашачылар игътибарына визит карточкасы буларак хәрби әзерлек тәкъдим ителде. Аннан вакытка автоматны сүтеп, җыю, беренчел медицина ярдәме күрсәтү, химик, бактериологик һәм радиацион саклау буенча белгеч киемнәрен, шулай ук, вакытка киенеп күрсәтергә кирәк иде. Иң соңыннан һәр команда үзләре әзерләгән сәнгать номерлары күрсәттеләр. Соңгысында тәкъдим ителәчәк номерлар агымдагы "Тарихи һәм мәдәни мирас елы"н чагылдырырга тиеш иде.

Әйтергә кирәк, уенга барлык командалар да бик ныклы әзерлек белән килгән иделәр. Әмма биредә вакыт белән узган ярышларны исәпкә алсак, җитезлек тә таләп ителде. Шулай итеп, жюри тарафыннан җиңүчеләр булып, 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле һәм Шәйморза урта мәктәпләре табылды.

Җиңүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов тәбрикләп, чараның күчмә кубогын үткән елгы җиңүчегә -1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасына тапшырды.

Призывниклар көне концерт номерлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әйтергә кирәк, чара күңел җылысы аша булачак солдатларга әйтелгән киңәшләр кичәсен дә хәтерләтте. Бу көннең җылылыгы исә хәрби хезмәткә чакырылучыларның күңелләрендә хезмәт итү барышында озата барыр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призывниклар көне