Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең икътисадый советы утырышы булды

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан мунициаль районнар һәм шәһәр округларындагы социаль-икътисади үсешләренең 2013 елның январь-декабрь айларындагы рейтингы төзелде. Районның үсешен яхшырту максатында Чүпрәле районы башлыгының җитәкчелегендә икътисади совет төзелде. Шушы көннәрдә аның икенче утырышы узды. Икътисади советның эшчәнлеге күп кенә күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән. Моңа теркәлүле эшсезлекнең санын киметү, территориядә җитештерелә...

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан мунициаль районнар һәм шәһәр округларындагы социаль-икътисади үсешләренең 2013 елның январь-декабрь айларындагы рейтингы төзелде.

Районның үсешен яхшырту максатында Чүпрәле районы башлыгының җитәкчелегендә икътисади совет төзелде. Шушы көннәрдә аның икенче утырышы узды. Икътисади советның эшчәнлеге күп кенә күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән. Моңа теркәлүле эшсезлекнең санын киметү, территориядә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем үсешен арттыру, салымлы һәм салымсыз керемнәрне, хезмәт хакларын түләү һәм үстерү, һәм кулланышка кертелүче торак күләмен арттырулар керә.

Менә шуңа күрә дә икенче утырышта 2014 елның январь-февраль айларында икътисади эшчәнлекнең чиста төрләре буенча продукция озата торган оешмалар җитәкчеләренең хисаплары тыңланды. "Борындык элеваторы" генераль директоры Васыйл Салаховның әйтүенчә, 2014-нче елның беренче кварталында он сатудан 150 млн. сум акча кергән, узган елның шушы чорына карата күрсәткечләр 74 %-ка артыграк. Катнаш азык сату буенча да быелгы керем узган елгыда күбрәк булган. Икътисади үсеш предприятиягә салым һәм салымсыз түләүләрне вакытында каплап барырга мөмкинлек тудырды. Ә менә "Березка" оешмасындагы хәлләр яхшыруга өметләнеп яшәрлек кенә. Предприятие әле күптән түгел генә оешуына да карамастан, бурычларга батып беткән. Хезмәт хаклары белән салымнарны түләмичә калган өчен җаваплылыкның кырысланачагы турында район прокуроры Алмаз Әхмәтшин да кисәтте.

Утырышта, шулай ук, салым хезмәте, финанс-бюджет палатасы, банклар, Росреестр, Дәүләт статистикасы, ПИЗО һәм БТИ вәкилләре дә чыгыш ясады.
Утырышка нәтиҗәне район башлыгы, икътисади совет рәисе Александр Шадриков ясады. Кайбер проблемалар буенча җитәкчеләр алдына мәсьәләләрне ул кабыргасы белән куйды. Әмма мәсьәләләрнең чишелеше ничек кенә куелуларына да карамастан, аларны хәл итеп тормышка ашыру җитәкчеләрнең хәлиткеч бурычы булып тора. Чөнки бу күрсәткечләрда чүпрәлеләрнең матди хәле аерым ачык булып чагылыш таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев