Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игътибарлы булыгыз!

19 октябрьдә Чүпрәле муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булып үтте. Утырышка террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары белән берлектә, авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде. Мөһим чараны террорчылыкка каршы комиссия рәисе Тимур Нагуманов ачып, «Казан-Антитеррор-2011» өйрәнүләре булачагы турында белдерде. Районның куркыныч объектларында терроризм куркынычы була калганда халыкка белдерү җайланмаларының...

19 октябрьдә Чүпрәле муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булып үтте. Утырышка террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары белән берлектә, авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде. Мөһим чараны террорчылыкка каршы комиссия рәисе Тимур Нагуманов ачып, «Казан-Антитеррор-2011» өйрәнүләре булачагы турында белдерде.

Районның куркыныч объектларында терроризм куркынычы була калганда халыкка белдерү җайланмаларының халәте һәм химик, агулаучан матдәләр кулланып эшләнә торган террорчылык актларына каршы тору юллары турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча идарәсе начальнигы Василий Битяков сөйләде.

Олы юлда һәм чиктә урнашкан-Село Уби, Шланга авыллары башлыклары Алексей Ярухин белән Ирек Мөхәммәтҗанов үз авыллары территорияләрендә терроризм башлангычларын профилактикалау буенча нинди эшләр алып барылуы турында бәян иттеләр.

Билгеле булганча, районда да "Экстремизмга-Юк!" дип аталган айлык игълан ителгән иде. (Әлеге айлык кысаларында газета битләрендә чыгып барган язмалар белән танышкансыздыр, дип уйлыйбыз). Әлеге чарага йомгакны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ясады.

Авыл җирендә яшәсәк тә, район территориясеннән федераль юлның үтүе, Татарстан чигендә урнашуыбыз билгеле бер сакланулар кирәк булуын китереп чыгара. Шуңа да "Бәладән-баш-аяк", дигәндәй, таныш булмаган кешеләр, таныш булмаган әйберләр хакында тиешле органнарга, участок уполномоченныйларына хәбәр итү мәслихәт. Әлеге уңайдан "Туган як" битләрендә "Ышаныч телефоннары" номерлары да басылачак. Игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев