Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укучыларның "Иҗади тылсым дөньясы" кул эшләнмәләре фестивале узды

Укучыларның язгы каникуллары дәвам итүгә карамастан, мәктәп биналары балалар тавышыннан тынып тормый. Шушы көннәрдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә район белем бирү учреждениеләрендә төрле юнәлешләр буенча эшләп килүче түгәрәкләрдә, сыйныфтан тыш чараларда ясалган кул эшләнмәләренең "Иҗади тылсым дөньясы" муниципаль фестивале булып узды.

-Биредә төрле түгәрәкләргә йөрүче балаларның эшләре тәкъдим ителә. Бүгенге көндә район буенча 202 түгәрәк эшли, анда 3129 бала шөгыльләнә. Шулай ук, башлангыч сыйныфларда күп төрле эшчәнлек алып барыла. Балалар иҗат йортына да укучыларыбыз бик теләп йөри,-ди район мәгариф бүлегенең баш белгече Резедә Низамова.

Мәктәпнең спорт залында урын алган бу күргәзмәдә борынгы әби-бабаларыбыз шөгыльләрен дә, заманчаларын да күрергә мөмкин иде.

Уби урта мәктәбе укучылары күргәзәмәгә туку эшләнмәләре белән бергә, станокларын да алып килгәннәр. Әлеге җайланмада алар эшләп тә күрсәттеләр. Быел исә бу юнәлештә грант алу шатлыклары белән дә бүлештеләр.

2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә исә, укучылар авиамодельләштерү белән шөгыльләнәләр. Җитәкчеләре Марат Бикмөхәммәтов әлеге шөгыльне үзе дә кече яшьтән үк үз иткән.

-19 ел дәвамында пилот булып эшләдем. Очучылыкка булган мәхәббәтем күңелемдә әле дә саклана. Бүген менә әлеге шөгылемне авиамодельләштерү рәвешендә укучыларга өйрәтәм. Дөрес, кызыксынучылар күп дип мактанып булмый, шулай да андыйлар бар,-ди ул.

Авиамодельләштерүгә 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе дә грант откан. Грант акчасына авиамодель һәм агач кисү буенча төрле җиһазлар алганнар алар.

Городищедан 10 сыйныф укучысы Эдуард Лакушов күргәзмәдә электр белән эшли торган йон эрләү җайланмасын тәкъдир итте. Җитәкчесе Николай Усмендеев белән алар аны иске магнитофоннан ясаганнар. Ә менә Хорновар-Шигалидан технология укытучысы Александр Никифоров электр белән пенопласт материалын кисү җайланмасы уйлап тапкан. Аның ярдәмендә алар мәктәптә төрле уку почмаклары, стена газеталары бизиләр.

Гомумән, биредә кайсы гына кул эшләнмәсен алсаң да, хәйран калырлык. Алар арасында сәйләннәрдән эшләнгән бизәнү әйберләре, картиналар, тозлы камырны катырып эшләнгән чәчәкләр, уенчыклар дисеңме-нәрсә генә юк?! Иң мөһиме һәрбер әйбердә, эшләнмәләрдә туган төбәгебез, халкыбызның тормыш бизәкләре чагылган, ә анда бабаларыбыз рухы, аларның яшәеш чагылышы, хыяллары. Бу эшләр үткән чорны бүгенге белән бәйли торган, күзгә күренмәс күпер булып та тора әле.

Фестиваль кысаларында түгәрәкләрдә шөгыльләнүчебалалар концерт номерлары да тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул эшләнмәләре фестивале