Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелекнең чиге юк!

Нәкъ менә игелекле ай - Рамазан аен Аллаһның безгә тәгаенләп бирүе дә галәмнәр хуҗасының кешелек белән идарә итүенең бер билгеседер. Бу айда бер игелекнең 70 мәртәбә, аннан да зуррак дәрәҗәләргә ия булачагын да изге китабы аша искәртте ул.

17 август көнне район үзәгендә авыллар мәчетләре имамнары һәм район үзәгендә яшәүче мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Әлеге мәҗлес 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә үтте. Мәктәпнең актлар залында район мөхтәсибе, төбәк казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм Төркиядән килгән кунагыбыз Фәкри Үзҗан җыенга килүчеләргә вәгазъләр сөйләделәр. Фәхри Үзҗан үзе укыган Көръәни -Кәримне хәтем кылды, ягъни Аллаһы ризалыгын өмет итеп багышлады, район һәм Татарстан халкының имин, тыныч, мул яшәвен теләде.

Мәктәпнең спорт залында ахшам намазы укылды. Ифтар мәҗлесе мәктәпнең ашханәсендә 200 кешегә әзерләнгән иде. Анда район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Әйтергә кирәк, ифтар район Башлыгы инициативасы белән оештырылды.

Фикри Үзҗан: "Әле генә минем яныма инвалид коляскасына утырган Иске Кәкерле егете килеп, Коръәннән сурәләр укып күрсәтте. Аның белемгә омтылуы мине тетрәндерде. Сездә дингә тартылучылар бихисап, Аллаһы юлында тайпылмый баругызны дәвам итегез, киләчәк буыннар сездән өйрәнеп үз балаларына өйрәтерләр, Аллаһының рәхмәте яусын", -диде.

Мәҗлестә катнашучылар да, җитәкчелек тарафыннан дингә карата булган мондый хормәт өчен рәхмәт белдерделәр. Һәм район халкының ике төрле дин кануннары буенча яшәп, ә җитәкчелектән исламга да, православиегә дә бер ук караш булуыннан хәбәрдар икәнлекләрен дә әйттеләр. Ике милләт арасында дустанә аңлашудан, туганлыктан шатлануларын ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар