Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелекле телефон

"Игелекле телефон"ның тагын берсе-Зур Чынлы авылында хуҗасын тапты. Шушы авылда гомер кичерүче Шәүкәт Алтынбаев бүген икенче төркем инвалид, тормыш иптәше Гелира ханым белән яши.

2007 елда Шәүкәт абыйның шикәр авырулы булуы ачыклана. Әмма әлеге халәтен гомерен хезмәттә үткәргәнгә күрә, белми дә кала ул. Инде авыру ачыклангач, соң була. Нәтиҗәдә аның аягын кисәргә туры килә. Ярый әле табиблар куйган беренче диагноз расланмый, алай булса бот төбеннән үк аяксыз каласы була.

Шәүкәт Алтынбаев өчен социаль хезмәткәрләрнең куйган хезмәте аеруча кадерле һәм хөрмәтле. Ул үзе дә лаеклы ялга чыкканчы шушы өлкәдә эшли. Ул чакта ир затыннан булган социаль хезмәткәрләр бармак белән генә санарлык була. Шәүкәт абый авылдагы әбиләрне карый. Көндәлек тормышларында булышчы була. "Эшең шундый булгач, идән дә юарга туры килә иде", ди ул. Инде менә хәзер үзе дә социаль ярдәмгә мохтаҗ. Ярдәмчеләре Венера Алтынбаева белән алар гел бергә-өйдә дә, авырсалар - ул да хастаханәдә.

"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигәндәй, Шәүкәт Алтынбаевка да күп төрле һөнәр ияләре булырга туры килә. Авыл җирлегендә секретарь, депутат булып сайланулар, комсомол секретаре, элек еллардагы дан казанган "Халык контроле" вәкиле булып торулар, "Госстрах"та иминият агенты - барысы аның хезмәт юллары. Хәтта беренче хезмәт елларында ул кибеттә сатучы да булып эшли.

-Телефон икенче якын дустыбыз, ярдәмгә чакыручыбыз булачак. Әлеге изге гамәлне булдырган җитәкчеләргә рәхмәт,-диләр Алтынбаевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелекле телефон