Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ишек-тәрәзәң җылытылганмы?

Җаваплылыгы чикләнгән "Теплосервис" җәмгыяте хезмәткәрләре кыш айларында гына түгел, җәйлеген дә зур киеренкелек белән эшләделәр.

Әлеге җәмгыять карамагында мәгариф, мәдәният, социаль-көнкүреш объектларының җылылык бирү системасы байтак. Җәмгыять башлыгы Рифкать Җамалетдиновның сүзләренә караганда, аларның саны 70кә җиткән, ә җылытырга тиешле мәйданнар 42 мең квадрат метрдан артып китә. Көннәр җылытып, ягу сезоны тәмамлангач ук төзекләндерү эшләрен башлап җибәргәннәр. 16 торак пунктта урнашкан 28 котельныйга капиталь ремонт үткәрелгән. Иске Кәкерле һәм Алешкин- Саплык авылларындагы мәктәп биналарын быел яңа мичләр җылытачак. Җәмгыять белгечләре әлеге мичләрнең заманча булуы һәм кайбер дәрәҗәдә ягылачак газны экономияләргә дә мөмкинлек бирәчәге турында әйтәләр. Киләчәктә тагын берничә объектта шундый экономияле мичләрне урнаштыру планлаштырылган.

-Замана шуны таләп итә, энергоресурсларга бәяләрнең котырып үсүе һәр эшне санап эшләргә өйрәтә. Менә 1 июльдән газ кулланган өчен бәяләр 15 процентка артты, ә без объектларга ул газны тариф буенча 6,3 процентка гына арттырып сатабыз. Кыскасы, безнең җәмгыять бик кыен хәлдә калды. Шуның өчен без җылытырга тиешле барлык объектларның да җылылык режимын саклау өчен ишек-тәрәзәләре, идән-түшәмнәре әйбәтләп төзекләндерелүен телибез. Урыннардагы һәр җитәкче бу хакта бүгеннән үк уйлансын һәм чара күрсен иде. Кыш суыкларында артык чыгымнар тотып һава җылыту берәүгә дә файда китермәс,- ди борчылып Рифкать Гарифуллович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылылык