Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хорновар-Шигали авылында яңа мәдәният йорты ачылды

- Безнең мәдәният йорты 1901 елда төзелгән, элегрәк халыкка чиркәү буларак хезмәт иткән бинада урнашкан иде. 2013 елның март аенда яңа мәдәният йортын төзү эшләре башланып китте. Һәм, менә 6 ай дигәндә мәдәният үзәге төзелеп тә бетте, -дип шатлыгы белән уртаклашты шушы авылда гомер кичерүче Любовь Степанова, мәдәният йортын ачканда....

- Безнең мәдәният йорты 1901 елда төзелгән, элегрәк халыкка чиркәү буларак хезмәт иткән бинада урнашкан иде. 2013 елның март аенда яңа мәдәният йортын төзү эшләре башланып китте. Һәм, менә 6 ай дигәндә мәдәният үзәге төзелеп тә бетте, -дип шатлыгы белән уртаклашты шушы авылда гомер кичерүче Любовь Степанова, мәдәният йортын ачканда. Ул шулай ук авылларда клублар төзү программасын гамәлгә куйган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде. Чүпрәле районы башлыгын исә грейдерга тиңләде. -Сез, Александр Валерьевич, һәркөнне килеп, грейдердай безне төртеп тормаган булсагыз, бәлкем бу мәдәният йорты шундый кыска вакытта сафка басмаган да булыр иде,-диде ул.

Мәдәният йортын ачу тантанасына Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килгән иде. Алар район башлыгы Александр Шадриков, авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов белән бергәләшеп бинага керү юлын бүлеп торган ал тасманы кистеләр.

Мәдәният йортында урнашкан китапханә; үзешчәннәр, артистлар өчен тудырылган уңайлы шартлар белән танышканнан соң вәкаләтле җитәкчеләр тамашачы залына үттеләр. Сәхнәдән торып алар мәдәният йортына җыйналган халыкны әлеге тантаналы көн белән котладылар.

-Үзем авыл баласы булганлыктан, мәдәниятнең авыл кешесе өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген беләм,-диде Айрат Сибагатуллин. - Бу сәхнәдән җыр, бию өзелмәсен, Татарстан, Чувашия, Ульяновск артистлары да бу мәдәният йортын үз итсен. Уңышлар сезгә,-дип министр мәдәният йортына җиһазлар алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Александр Шадриков Хорновар-Шигалида ачылган әлеге мәдәният йортының Татарстан Республикасы программасы буенча Чүпрәле районында төзелгән икенче мәдәният учагы булуына тукталды. Шушы көннәрдә әлеге программа буенча Яңа Элмәле авылында булачак шундый йортның нигезен салу эшләре башланачак.

Тантанадан соң җитәкчеләр Мунчәли авылына юл алдылар. Башка кайбер авыллардагы кебек үк Мунчәли авылында да мәдәният йорты яраксыз хәлгә килеп бара иде. Аның халыкка хезмәт иткән еллары 40 елдан да артып китә. Өстәвенә әле ул агачтан төзелгән. Әлеге бинаны төзекләндерү өчен 5 миллион сумга якын акча тотылган. Һәм шунысы әһәмиятле бу эшләр иганәчелек ярдәме белән эшләнгән. Нигезе ныгытылган, стена-түшәмнәре, идәннәре яңартылган. Бүгенге көндә ишек-тәрәзә кую, буяу эшләре төгәлләнеп килә.

Реклама

Кунаклар Мунчәли авылында Туфан Миңнуллин, Сәйфихан Нәфиев истәлегенә булдырылган истәлек такталары астына чәчәкләр салдылар.

Айрат Сибагатуллин белән Александр Шадриков район музееның яңа бинасын да карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев