Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хорновар-Шигалидә мәдәният йорты тиздән ишекләрен ачачак

Тиздән Президент программасы нигезендә төзелгән Хорновар-Шигали авылы мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Бу көннәрдә анда бинага керәсе юлларны, тирә-юньне матурайту эшләре бара.

Үткән ел әлеге программа кысаларында Шланга авылында яңа клуб сафка бастырылды һәм Чепкас-Илмәт авылындагысында төзекләндерү үткәрелде. Быел исә Хорновар-Шигалидә яңа мәдәният йорты төзү каралган иде. Һәм бу эшкә районның "Стройсервис" җәмгыяте алынды.

Әйтергә кирәк, шигалилылар җырга-моңга бай халык. Нинди генә чара булмасын, аны бердәм булып, күңелле итеп үткәрергә тырышалар.

-Яңа мәдәният йортының төзелүен күптән көтәбез. Авылда яшьләр дә бар. Әлбәттә, аларны төрле чараларга тарту өчен мөмкинлекләр дә булдыру мөһим. Ә менә мәдәният йорты булгач, ул үзенә яңалыгы белән дә тартып торачак әле, -ди авыл мәдәният йорты мөдире Аркадий Еремеев.

Яңа бинаның тышкы һәм эчке ягында барлык эшләр дә төгәлләнгән. Бары тик бинага киләсе юлны гына эшләп бетерәсе калган. Әлеге эшне Андрей Казеев җитәкчелегендәге бригада: Евгений Зайцев, Алексей Цыганов, Федор Цыганов, Геннадий Андреев, Александр Мурдускин башкаралар.

-Мәдәният йортының нигезен салу башланганнан бирле мин биредә эшлим. Бинаны төзүгә тулысынча өлешем керде. Шуңа да авыл, район тарихындагы мондый олы вакыйгада катнашуыма бик шатмын. Тагын да әйтәсе килгәнем-төзелештә үзебезнең авыл кешеләренең катнашуы. Читтән килеп эшләмәделәр, үзебез эшләдек,-ди Александр Мурдускин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев