Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һөнәргә мәхәббәт-төрле чаралар аша

Күпләребез, мөгаен, телевизор экраннарыннан Александр Масляков алып барган КиВиН программасын яратып карыйдыр. Ә менә район мәдәният йортында үткән шундый чара КВН командалары белән күзгә-күз очрашу мөмкинлеге тудырды.

Хәер, ул телевизор экраннарыннан үтүче КВНнан күпкә аерылып торса да, уенда куелган таләпләр биредә дә үтәлде дип була. Бәйгедә катнашучылар республика районнары һөнәри училище студентлары иде.

-Бүгенге чараның әһәмияте чиксез зур. КВН яшьләрне берләштерә, дуслаштыра, аралаштыра. Аннан әлеге чара һөнәри училищеларда бары тик һөнәр алу белән генә шөгыльләнмәүне, ә укучыларның заманадан артта калмауларын, көлке, уен аша илебездә барган сәясәттә катнашуларын да дәлилли,-дип белдерде ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министры урынбасары Азат Габделәхәтов.

Бәйгедә әлеге министрлык вәкилләренең тагын да булуы тикмәгә генә түгел иде (жюри составында министрлыктан Алсинә Сәлахова да бар иде). Нәкъ менә ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы теләктәшлеге белән фестиваль берничә елдан бирле республика һөнәри училище укучылары арасында актив төстә үткәрелә икән. Һәм беренчел максат булып эшче һөнәрләрне һәм авыл җирлегендә хезмәт куючы белгечләрне популярлаштыру тора. Шул рәвешле предприятиеләргә эшче куллар тарту бурычы куела. Моннан тыш, училищеда белем алучы укучыларның җәмгыяви өлкәдә социаль активлыгын, сәнгати осталыкларын арттыру да - төп юнәлешләрнең берсе.

Әлеге хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та ассызыклап: -Бүген чыннан да биредә иң актив, эрудицияле, гыйлемгә омтылган уенчылар, укучылар, җәмгыятебезнең яшьләре җыелган. Уңышлар сезгә, -диде.

КВН фестиваленә агымдагы елда старт бирелеп, инде аларның зонаара этаплары үтте.

Әйтергә кирәк, зонаара этапта 90 номерлы һөнәри училище командасы катнашып, призлы урынга лаек булды һәм менә ярымфиналда катнашу хокукы алды.

Район мәдәният йортында үткән фестивальнең әлеге ярымфинал конкурсында Арча, Кукмара, Мамадыш, Апас, Буа һәм башка районнардан килгән 15 команда катнашты.

Бәйгедә командалар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, җәмгыятебездәге яңалыкларны көлкегә алып, аларны тамашачыга "Биатлон" конкурсы аша җиткерделәр.

Беренче уенчылар булып сәхнәгә хуҗалар-90 номерлы һөнәри училище укучылары чыкты. Аларның көндәшләре булып, Яшел Үзән, Буа, Кукмара районнарыннан килгән командалар көч сынаштылар. Икенче уенда сүз Мамадыш, Саба, Сарман районнары командаларына бирелде. Калган район командалары конкурстан тыш чыгыш ясадылар.

Яшьләр сәхнәдә "чеметеп", төрле темаларга шаярдылар. Күпчелек темалар гаилә, эш урыннарына, хастаханәдәге вакыйгаларга багышланган иде. Әлбәттә, ныклы әзерлек белән килгән командаларны жюри әгъзаларына сайлап алу җиңел булмады. Беренче уенчылар арасында үткән ярыштан соң, 1 һәм 2 урыннар Буа һәм Кукмара районнары командаларына бирелде. Икенче уенда исә, Мамадыш-2 урын, Саба, Сарман икесе дә 1 урынга лаек булдылар. Шулай итеп, әлеге район командалары финалга уздылар. Әлеге командалар Казан шәһәрендә узачак КВН бәйгесенең финалында чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КВН