Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Хезмәт базарында ниләр бар?

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында республикада беренче тапкыр эшсезләр саны кимегән. Шулай итеп, Татарстанда бүгенге көнгә 49 меңгә якын эшсез кеше исәпләнә, шуның 11 меңгә якыны төрле мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исә 104 кеше исәптә тора.

Белгечләр фикеренчә, республикага эшсезлек куркынычы янамый. Киресенчә, республикадагы бүгенге төзелешләр санын исәпкә алсак, һәркайда эшче куллар кирәк. Шуңа да вакансияләр исемлегендә эш бирүчеләр тарафыннан 25 меңләп хезмәт төре билгеләнгән.

Икътисадый үсеш белән берлектә, уртача гомер озынлыгы да арта, бүгенгә ул 72 яшьне тәшкил итә. Хатын-кызлар ирләргә караганда күбрәк яши. Моннан тыш, республикада икенче ел рәттән туучылар санының үлүчеләрдән күпкә артып китүе күзәтелә.

Үткән атнада район кулланучылар җәмгыяте бинасында вакансияләр ярминкәсе үткәрелде. Анда "Заготовитель", "Мелиорация", "Чүпрәле коммуналь челтәрләре", "Чүпрәле-Азык", 90 номерлы һөнәри училище, район үзәк хастаханәсе вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучылар игътибарына 29 төрле эш урынына вакансияләр тәкъдим ителде. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Николай Карсаков һәм өлкән инспектор Мария Рафикова райондагы бүгенге хезмәт базарында таләп ителүче һөнәрләр белән таныштырдылар.

Чарада катнашкан оешма вәкилләре вакансияләр белән таныштырып, бухгалтерлар кирәклеген белдерделәр. Шулай ук, оешмалар бүген шоферларга, тракторчыларга, кондитер, юрист белгечләренә кытлык кичерә. Район үзәк хастаханәсенә исә офтальмолог, психиатр, терапевт, анестезиолог-реаниматолог кирәк. 90 номерлы һөнәри училищега мастерлар таләп ителә. Саный китсәң, чыннан да, эш җитәрлек. Сайлап аласы гына кала, һөнәре туры килмәүчеләр өчен дә мөмкинлекләр бирелә, мәсәлән, яңадан укый аласың һ.б, һ.б. Бу хакта чарада Мария Рафикова күп кенә мәгълүматлар җиткерде.

Нәтиҗәдә, чара үткән көнне өч кеше хезмәт урыннарына юллама алдылар, барлык катнашучыларга да мәгълүмати буклетлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакансияләр ярминкәсе