Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Хелхем" барысын да таң калдырды

Ветераннар һәм пенсионерлар арасында үткәрелеп килүче үзешчән сәнгать башкаручыларының "Балкыш" республика фестивале популярлаша бара. Быел анда республиканың 55 районыннан 5 меңнән артык һәвәскәр катнашты. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясе бинасында үткән гала-концертта 25 районнан 28 иҗат номеры тәкъдим ителгән иде.

Барыннан да элек, әлеге фестиваль Татарстан Республикасында яшәүче халыкның мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш өчен янулары һәм анда актив катнашуларына юнәлдерелгән. "Балкыш" фестивале кысаларында пенсия яшендәге катнашучылар һәм ветераннар җыр-биюгә булган осталыкларын, шулай ук артистлык алымнарын күрсәттеләр.Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздырдылар. "Балкыш" республика фестиваленең район туры 3 этапта үтте. Беренчесе авылларда узды, чираттагы турны 18 июньнән 25 июньгә кадәр зоналарда үткәрделәр. Аларны уңышлы узучылар гала-концертка чакырылдылар.

Реклама

-Фестивальдә гомер буе сәхнәләрдән төшмәгән, шәһәрләрдә яшәп иҗат иткән шагыйрьләр, җырчылар, биючеләр түгел, ә бәлки, яшәү дәртен, халкыбызның тел һәм мәдәни байлыгын саклап кала белгән, туган авылларында яшәп, җир җимертеп эшләп йөргән олы җанлы авыл кешеләре катнашты,-ди район мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Валерий Самойлов. Концерт программасы кысаларында ялгыз җыр номинациясе буенча Уби авылыннан Людмила Сердцева иң югары баллга лаек булды һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әле яңа гына оешкан "Хелхем" (Очкын) чуваш фольклор ансамле дә уңышлы чыгыш ясады. Әлеге коллективны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика советы "Фестиваль лауреаты" дигән Диплом белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният “Балкыш” республика фестивале