Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Александр Шадриковның котлавы

-Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне 8 март бәйрәме уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! Чибәрлек, мөлаемлык, нәфислек, сизгерлек һәм шәфкатьлелек - болар барысы да сезгә табигать бүләге. Асыл сыйфатларыгызны әле тагын да санап булыр иде. Хатын-кыз - Ана, ул безгә тормыш бирә, гаилә учагын, җил-яңгыр тидерми, сүндерми саклый. Яшь буын рухи-әхлакый тәрбияне, туган телгә, халкыбызның үткәненә, гореф-гадәтләренә ихтирамлы карашны һәм тирән мәхәббәтне ана сөте белән сеңдерә.

Чүпрәле хатын-кызларының да мәгариф, бизнес, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, мәдәният-сәнгать өлкәсендәге казанышлары сокландыра. Иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән хатын-кыз ветераннарыбызга карата да искиткеч зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерәсем килә.

Хатын-кызларның һәрберсе бу көнне ир-атлардан бик күп ягымлы, матур сүзләр, тәбрикләүләр ишетер, бик күпләренә мәхәббәт аңлатырлар, йөрәк серләрен ачарлар дип ышанам. Күңелләрегездә һәрчак яз булсын, игелек, мәрхәмәт, бәхет ташып торсын! Бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре - кочагыгызга, шатлык хисләре эчегезгә сыймасын! Елмаегыз - дөнья тагын да яктырсын!

Бәйрәм мөбарәк булсын, кадерле хатын-кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март бәйрәме Халыкара хатынкызлар көне котлау