Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2014 елның беренче баласы- малай дөньяга килде

Бүген иске Яңа ел көне алдыннан иртәнге сәгать 8.30 минутта ул беренче авазын салды.

Малайның әнисе Татьяна Сибгатуллина үзен әйбәт хис итә, әлегә исем турында уйламаган. Авырлыгы ике килограмм 930 грамм , буе 54 см лык әлеге бала Убида яшәүче Сибгатуллиннар гаиләсендә икенче малай. Дөрес, кыз бала көткәннәр анысы...

-Әнисе дә, бала үзләрен бик әйбәт хис итәләр,-ди акушер Гүзәл Хөснетдинова һәм шаярта:-Яңа елда беренче бала бик ашыгып туарга ашыкмады, шулай да менә иске Яңа елга бу бик куанычлы бүләк булды.

Сүз уңаеннан, chuprale-online.ru сайтында алып барган 2014 елда беренче кем туачак дигән сораштыруда катнашкан 109 кешенең 65 проценты малай, ә 45 проценты кыз бала өчен тавыш биргән иде. Димәк, күзаллауларчылар ялгышмадылар булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014 елның беренче баласы