Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр мөмкинлек тулы файдаланылсын!

Көзне юкка гына елак бала белән чагыштырмыйлар. "Әбиләр чуагы" дигәннәре дә бик кыска булды быел. Басудагы төгәлләнмәгән эшләрне ахырына җиткерү өчен янып-көеп йөргән җир кешесе һаман аяз көн көтә.

Бер атна чамасы явымсыз торган көннәрдән нәтиҗәле файдаланып, район механизаторлары 2200 гектардагы шикәр чөгендерен казытып алдылар. Бу күрсәткеч план буенча чәчелгән барлык мәйданнарның нәкъ 50 процентын тәшкил итә. Кагатларга тулаем 69300 тонна чимал чыгарылды һәм аның 54000 тоннадан артыгы (физик авырлыкта) кабул итү пунктларына озатылды. Һәр гектардан уртача 315 центнер уңыш чыга. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте быел шикәр чөгендерен 1000 гектарда чәчкән иде, бүгенге көнгә шуның 330 гектардагысы казытып алынды һәм 14000 тонна чимал кабул итү пунктларына җибәрелде. Чәчү әйләнешен һәм татлы тамырларны үстерү технологиясенең алдынгы алымнарын киң кулланышка керткән кечечынлылылар әлеге кыйммәтле культураның һәр гектарыннан уртача 450 центнер уңыш ала.

"Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыятендә быел шикәр чөгендере 2100 гектарда үстерелде. 1181 гектардан (56%) алынган, тулаем уңыш 36776 тонна булды, шуның 28 мең тоннасы чимал эшкәртү заводларына тапшырылды.

Ә менә җаваплылыгы чикләнгән "Чүпрәле-Азык" һәм "Шәйморза" җәмгыятьләрендә чөгендер алу темпын шактый арттырырга кирәк. Әлеге хуҗалыклардагы плантацияләрнең 28-21 процентында гына чимал казытып алынган. Сентябрь ае тәмамланды, дияргә дә мөмкин.

План буенча районда 47800 гектарда туфрак эшкәртелергә тиеш иде, бүгенге көнгә шуның 92 проценттан артыгында эш башкарылды. "Транспорт", "Цильна" һәм "Шәйморза" җәмгыятьләрендә әлеге агротехник чара тәмамланып килә. Ә менә "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә ул күрсәткеч 34 проценттан да узмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы