Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр минуттан файдаланып

Таң атты исә авыл кешесенең күзе күккә төбәлә. Соңгы атналарда әледән-әле яуган яңгырлар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә күп кыенлыклар тудырды. Һава торышын фаразлаучылар әйтүенчә, әле атна ахырында да яңгырлар туктамаска охшаган.

Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында рапс культурасын урып-җыю эшен 650 гектар мәйданда төгәллисе бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча шикәр чөгендере культурасы 430 гектар мәйданнан 13330 тонна казытып алынган. Район буенча уртача уңыш 310 центнерны тәшкил итә. Әлеге эш "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 300 гектарда төгәлләнгән дә инде. Биредә 9000 тонна татлы тамыр җир өстенә казытып чыгарылган, уртача уңыш 300 центнер. Шушы көннәрдә "Чүпрәле-Азык" җәмгыяте дә шикәр чөгендере казытып алу эшенә кереште. Биредә әлегә 25 гектар мәйданда эш төгәлләнгән, уртача уңыш 300 центнерны тәшкил итә.

Көзге чор - киләсе ел уңышына нигез салу вакыты да ул. Район буенча 28900 гектар мәйдандагы җирләр эшкәртелгән. Шуның 9300 гектары сөрелгән, 19600 гектары өстән эшкәртелгән.

Быел көзге чәчү район буенча 10000 гектар мәйданда башкарылырга тиеш. Табигатьтән кояшлы көннәр көтеп тормыйча, һава шартларын мөмкин кадәр оста файдалана белгәннәр ота, әлбәттә.

Агымдагы ел урагы терлек азыгы әзерләү белән параллель рәвештә барды. Район буенча шартлы бер баш терлеккә туры килгән азык берәмлеге 15,7 центнерны тәшкил итә. "Шәйморза"да-21,4, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында - 17 центнер. Ә менә "Алга" (биредә шартлы бер баш терлеккә туры килгән азык берәмлеге 10,7 центнер гына). һәм "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында да (14,04 центнер) терлек азыгы әзерләү темпларын арттыру таләп ителә. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында силос салу эшләре башланды. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Иске Кәкерле филиалы һәм "Цильна" җәмгыяте беренчеләрдән булып әлеге эшкә керештеләр. Иске Кәкерле филиалында - 1030, "Цильна"да 500 тонна силос салынган да инде. Көннәр бөтенләй бозылып киткәнче вакытның һәр сәгатеннән, һәр минуттан файдаланырга өйрәнергә кирәк инде. Шуңа да районның башка хуҗалыкларына да силос салу эшенә керешергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр чөгендере