Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр минуты, һәр бөртеге кадерле

Урып-җыю эшләре бүгенге көндә районның барлык хуҗалыкларында да гөрләп бара. Үткән һәм агымдагы елдагы корылык уңышның кадеренә тагын бер тапкыр инанырга мәҗбүр итте. Шуңа да игенчеләр иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр басуда, вакытның һәр минутыннан файдаланып калырга, югалтуларга юл куймаска тырышып, хезмәт куялар.

Агымдагы елда район буенча 34 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыеп алу бурычы тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча барлыгы 2425 гектар мәйданда, шул исәптән, 150 гектарда көзге арыш, 200 гектарда бодай, 200 гектарда борчак, 1875 гектарда арпа культуралары чабылган. Әлеге мәйданнарның 2175 гектарында, шул исәптән, 100 гектарда арыш, 115 гектарда кышкы бодай, 85 гектарда борчак һәм 1875 гектарда арпа культураларының инде ашлыгы суктырып та алынган һәм барлыгы 4458 тонна бөртек ындыр табакларына кайтарылган. Һәр гектардан чыккан уңыш 20,5 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыятендә әлеге күрсәткеч 30 центнерны, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында исә 25 центнерны тәшкил итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, июль аендагы 35 градус эсселек игеннәр язмышына шактый үзгәрешләр кертте. "Тышкы яктан караганда игеннәр матур гына утыра, ләкин башак тулу вакыты кызу һәм коры көннәргә туры килде, бу зыян салмый калмады инде, әлбәттә",-диде ул.

Шуңа да басуларда күпме көч түгеп һәм чыгым кертеп үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз һәм үзвакытында җыеп алу бүгенге көннең төп бурычы булып тора. Ә моның өчен исә хуҗалык җитәкчеләреннән һәм җаваплы белгечләрдән эшне дөрес һәм оста оештыру, басуларда комбайннарның тоткарлыксыз эшләүләрен, тулган бункерлардагы ашлыкны бушатып алу өчен техника белән тулы күләмдә тәэмин ителгән булуы төп шартларның берсе булып тора.

Соңгы вакытларда район территориясендә явып үткән яңгырлар исә язгы сабан ашлыгының, кукурузның, шикәр чөгендеренең уңышын арттырачак, дип белдерде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек үсеше бүлеге начальнигы Илдус Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы