Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык күңеле көзгесендә чагылып

Татар телен, мәдәниятен үстерү, укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатында районда ел саен "Татар баласы" бәйгесен үткәрү инде традициягә әйләнде дисәм дә ялгышмамдыр.

Үткән уку елында әлеге бәйгедә 5-7 сыйныф укучылары катнашса, агымдагы елның 25 январенда 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында мәктәпләрдә, кустларда җиңү яулаган 8-11 сыйныф укучылары көч сынашты.

"Татар баласы" бәйгесен 2011 елда шундый бәйгедә җиңү яулаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Марсель Усманов һәм Айгөл Мөдәрисова алып барды.

Бәйгедә Россия, республика, район күләмендә оештырылган төрле олимпиадаларда, конкурсларда җиңү яулаган, Зәки Нури премиясе лауреаты булган, үзләре шигырь һәм хикәяләр иҗат итүче укучылар: Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Галия Мөхитова, Марс урта мәктәбеннән Эльвина Рәимова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Зиннур Рахматуллин, Гүзәл Кәримова, Кече Чынлы урта мәктәбеннән Динә Халитова, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Гөлназ Айметдинова, Иске Чокалы урта мәктәбеннән Марсель Гафаров, Яңа Кәкерле урта мәктәбеннән Энҗе Хәкимова, Зур Чынлы урта мәктәбеннән Гөлүсә Шиһапова катнашты.

Бәйге таләпләре буенча укучылар башлап үзләре белән таныштырдылар, чыгышларында һәркем милли телебезне өйрәнүнең әһәмияте, татар теленең, моңының аһәңле, матур, җанга ятышлы булуын дәлилләргә тырышты. Халыкта үзенең туган телен, тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк дигән гыйбарә яши. Укучыларның үз туган телләрендә камил итеп сөйләүләре, милли телнең халык күңеленең көзгесе булуын аңлаулары куанычлы күренеш иде, әлбәттә. Конкурсантлар бәйгегә презентацияләр дә әзерләгән иделәр.

Реклама

Икенче таләп нигезендә бәйгедә катнашучылар татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырып жюри һәм тамашачылар игътибарына татар халкының борынгыдан килгән "Орлык чыгару", "Каз өмәсе", "Балага исем кушу", "Аулак өй" йолалары тәкъдим иттеләр. Бәйгенең өченче өлешендә исә конкурсантлар үзләренең шөгыльләрен тәкъдим итеп, җыр-бию, сәнгатьле итеп шигырь уку сәләтләрен дә күрсәттеләр. Зиннур Рахматуллинның татар халкының борынгы көйләрен баянда уйнавын, Энҗе Хәкимованың сәнгатьле итеп шигырь укуын зал көчле алкышларга күмде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гүзәл Кәримова һәм Марсель Гафаров "Татар баласы" исеменә лаек булдылар, Галия Мөхитова-2, Гөлназ Айметдинова һәм Динә Халитова 3 урыннарны бүлештеләр.

-Гаиләдә, мәктәптә тиешле тәрбия алмаган бала бүген сәхнәгә күтәрелеп, үз-үзен күрсәтә алмас иде. Шуңа да әти-әниләргә дә рәхмәт әйтәсем килә,-диде район мәгариф бүлеге белгече Резидә Мөдәррисова бәйгене йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге