Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык ышанычы арта бара

Бүген эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районыбызда конституцион хокук тәртибен һәм җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү буенча көндәлек бурычларын уңышлы хәл итәләр.

Моңарчы совет заманнарында, ягъни 1962 елның 10 ноябреннән 1991 елга кадәр Совет милициясе һәм 2011 елга кадәр Россия милициясе көне буларак билгеләп үтелә иде. РФ Президентының 13 октябрьдәге Указы нигезендә быелдан башлап ул бәйрәм Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне буларак билгеләп үтелә башлады. Ул структураның исемен ничек кенә атасалар да, хокук сакчылары гражданнарның тыныч хезмәтен һәм законлы хокукларын саклау, җинаятьчелек һәм терроризмга каршы көрәш юлында батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтәләр. Бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Басыйровның сүзләренә караганда, элеккеге милициянең данлы традицияләрен дәвам иттереп, җинаятьчелеккә каршы кискен көрәш алып барыла. Хезмәткәрләрнең тырышлыгы һәм сизгерлеге, профессиональ осталыгы нәтиҗәсендә барлык җинаятьләр дә диярлек ачыла. Кешеләргә нәтиҗәле эшләргә, тыныч яшәргә, нормаль ял итәргә комачаулый торган явызлыкны булдырмау өчен төрле чаралар күрелә. Район территориясендә караклыкка, икътисадый җинаятьчелеккә, законсыз корал саклауга һәм наркотиклар әйләнешенә контрольне көчәйтүгә аерым игътибар бирелә. Законсыз алкоголь продукциясен кертү, этил спиртын производствода куллану, ялган аракы әзерләү, кайтару һәм аны сату белән шөгыльләнүчеләргә карата оператив эш алып барыла. Шуңа игътибар итик, соңгы елларда дәүләт милкенә кул сузучыларны һәм шәхси йортларга керүче каракларны фаш итү дәрәҗәсе дә шактый яхшырды. Һөнәри бәйрәм уңаеннан эчке эшләр бүлегенең актлар залында узган тантанада катнашучылар да бу хакта горурланып сөйләделәр. Бүлекнең 28 хезмәткәре Төньяк Кавказ регионында хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр. Үрнәк хезмәтләре һәм күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнделәр. Тыныч тормышта да аларның хезмәте игътибарга лаек. -Бәйрәм көннәренә дә карамастан, һәрберегезнең йөзендә җитдилек сизелә. Районның хокук саклау хезмәткәрләре үз алларына куелган бурычларны һәрвакытта да төгәл үтиләр. Сезнең фидакарь тырышлыгыгыз бәрабәренә иҗтимагый-сәяси хәл һәм халкыбызның иминлеге тотрыклы тәэмин ителә. Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә эчке эшләр органнарына һәрдаим ярдәм итәргә тырыша. Әлбәттә, сезнең алга куелган бурычларны санап та бетерерлек түгел,-диде үзенең чыгышында муниципаль район Башлыгы Тимур Нагуманов. Аннан соң ул хезмәткәрләргә нык исәнлек, түземлек һәм гаиләләрендә тынычлык теләде. Бәйрәм тантанасына район суды җитәкчесе Миңсәгыйрь Яфизов һәм район прокуроры Алмаз Әхмәтшин да килгән иде. Алар да бүлек хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик-ләделәр, сәламәтлек һәм халык ышанычын аклауларын теләделәр.

Төрле елларда әлеге хезмәтне җигелеп тарткан ветераннарга да аерым игътибар булды. -Сезгә карыйм да шатланам, сез безнең горурлыгыбыз. Куйган хезмәтләрегез өчен ихлас рәхмәт. Уйлап карасаң, сезнең тырышлыгыгыз белән ничәмә-ничә җинаять кисәтелгән, күпме җинаять эше ачылган. Үз гомерегезнең иң матур елларын шушы хезмәткә багышладыгыз. Бүлекнең үткәндәге эшчәнлегенә дә сез тере шаһитлар,-диде Илсур Саматович. Озак еллар паспорт өстәле, аннан соң паспорт-виза һәм миграция службасында намуслы хезмәт куйган Венера Алимова адресына да җылы сүзләр әйтелде.

Реклама

"Ышаныч телефоны"на шалтыратучылар саны да 10 тапкырлап арта, димәк, халык эчке эшләр органнарына ышана һәм без ышанычны акларга тиешбез",-дигән иде ТР буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров. Әлеге нисбәттән, район хокук саклаучылары да халык ышанычын, чын мәгънәсендә, яуласыннар иде, дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев