Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр 2013 елда "Хәйрия" фондына 1 млн.191 мең 835 сум күләмендә акча күчергән

Районда "Благодарение" хәйрия фонды 2013 елда эшли башлады. Оешуына күп вакыт үтмәсә дә, фонд тарафыннан күп кенә изге гамәлләр башкарылды. Фондның эшчәнлеге турында аның башкарма директоры Дамир Алимов сөйләгәннәрне Римма Мәүлетова язып алды.

"Благодарение" фондына нигез салуның максаты-беренче чиратта, күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга, тормышта төрле бәла-казага юлыгучыларга ярдәм итүе. Безнең фонд Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан һәм ул үзенең эшчәнлеген РФ Конституциясе, РФ Гражданнар кодексы һәм "Коммерцияле булмаган оешмалар турында"гы 7 номерлы федераль закон нигезендә башкара. "Благодарение" җирле иҗтимагый фонды коммерцияле булмаган оешма. Аның мөстәкыйль балансы, фондның исеме күрсәтелгән мөһере бар. Фонд билгеләнгән тәртиптә банкларда исәп-хисап счетлары ачарга, оешманың исеме күрсәтелгән штамплар һәм бланклар булдырырга хокуклы һәм аның билгеләнгән тәртиптә теркәлгән эмблемасы бар.

Үткән 2013 ел дәвамында "Благодарение" фондына төрле оешмалардан, гади кешеләрдән 1 млн.191 мең 835 сум күләмендә акча керде. Шул исәптән, "Медиа Спорт" оешмасыннан 500000 сум, "Мәктәпкә барырга булыш" акциясеннән 291735 сум, "Инвалидлар декадасы" акциясеннән 102500 сум, ООО "Кристан ЭкоРесурс"тан 50000 сум, фондны презентацияләүдән 23000 сум, 10000 сум күләмендә "Цильна" җәмгыятеннән, 20000 сум күләмендә "Фламинго" җәмгыятеннән, 3000 сум күләмендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән иганәчелек ярдәме, фондның презентациясе вакытында билет сатудан 16100 сум, Чабаксар шәһәрендәге кредит кооперативыннан 10000 сум, Чабаксар шәһәрендәге "Тус" төзелеш компаниясеннән 50000 сум, "Стройкомплекс" җәмгыятеннән 50000 сум, авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына "Коммуналь челтәрләр" җәмгыятеннән 30000 сум, "Стройсервис"тан 5000 сум, Резеда Гафуровадан-1000, Чулпан Гафуровадан 5000, шәхси эшмәкәр Нина Фадеевадан 15000 сум, район кулланучылар җәмгыятеннән 3000 сум, Чабаксар шәһәрендәге "Электроток" оешмасыннан 6500 сум күләмендә фонд счетына акча күчерелде.

Үткән елда безнең фонд тарафыннан төрле гамәлләргә, Хәйрия акцияләрен үткәрүгә 1 млн. 145 мең 954 сум 70 тиен акча сарыф ителде. Райондашыбыз Дарина Фәхретдиновага 100000 сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Беренче сыйныфка баручылар өчен мәктәп сумкалары алуга 235120 сум 50 тиен, "Безнең халыкның мирасы"на билетлар алу өчен 24200 сум, өлкәннәр көненә 45960 сум, Минзәлә шәһәрендә үткән спартакиадада катнашу өчен 15000 сум, район үзәгендәге хоккей мәйданчыгында киенү-чишенү бүлмәләре төзү өчен 550000 сум, инвалидлар декадасын һәм инвалидлар өчен Яңа ел чыршысын үткәрүгә 101000 сум, Иске Шәйморза авылыннан Ф.Ибятовка материаль ярдәм буларак 20000 сум, авыл хуҗалыгы алдынгылары слетын үткәрүгә 38625 сум күләмендә акча бирелде.

Хәзерге вакытта Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүгә һәм район үзәгендә Ана скульптурасын булдыруга райондашалырыбыз тарафыннан фонд счетына актив рәвештә иганәчелек һәм хәйриячелек ярдәме күрсәтелә.

Хәйриячелек-изге гамәл. Кулдан килгән кадәр изге ният белән акчалата ярдәм күрсәткән райондашларга, оешмаларга рәхмәтемне җиткерәм. Без бит кешеләр, мөнәсәбәтләребез дә бер-беребезгә карата кешелекле, ярдәмчел булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХӘЙРИЯ ФОНДЫ