Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәйләләп акча эшләүчеләр

Өч очракта да мошенниклар моңарчы мәгълүм булган һәм еш кулланыла торган алымнар буенча хәрәкәт итәләр.

Казанның Мәскәү районында шик астына алынган бер хатын-кыз күрше йортта яшәүче берәүгә кунакка кайткан идем, дип 78 яшьлек әбидән 5000 сум акча ала. Беркадәр вакыт үткәннән соң, ягъни 8 ноябрь көнне әби эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлый һәм полициягә хәбәр итә. Алданган әби хокук саклау хезмәткәрләренә әлеге мошенник хатын турында бик төгәл мәгълүматлар бирә. Аның 30- 35 яшьләрдә, 170- 175 сантиметр буйлы, ябыграк гәүдәле, түгәрәк йөзле, аксыл-коңгырт чәчле, башында бәйләгән көрән төстәге шапка, аякларында ялтыравыклы итек, кара төстәге озын плащ һәм иңендә шундый ук төсле сумка булуы турында тәфсилләп сөйләп бирә. Зыян күрүче әби, хәтта аның үзенчәлекле сөйләшүенә дә игътибар итә. Полициянең "Мәскәү" бүлеге хезмәткәрләре әлеге мәгълүматлар буенча тиз арада фоторобот ясыйлар. Аннан соң берничә көн үтәргә дә өлгерми Идел буе һәм Совет районнары хокук саклаучылары да шундый ук җинаять фактларына тап булалар. Аларга 76 һәм 77 яшьтәге пенсионеркалардан гаризалар керә. Анда аларны алдалап берсеннән-60, икенчесеннән 44 мең сум акча алулары турында әйтелә. Зыян күрүче 77 яшьлек әбинең күрсәтмәләреннән дә фоторобот ясала. Ә менә 10 ноябрьдә полиция эзләүгә керешкән мошенник башкачарак "ысул" куллана. Җинаятьче яшертен, башка исем астында үзен автоинспекция хезмәткәре итеп күрсәтә. Үзенең корбанына ул телефон аша шалтыратып аның улы автомашина белән авариягә эләгүе һәм тиздән правасыннан мәхрүм ителәчәге турында хәбәр итә. Аңа ярдәм итү өчен 7 мең сум акчаны терминал аша күчереп түләргә кирәклеген әйтә. Әлеге хатын-кызга шул сүзләр җитә кала. Әйтелгән тиешле акчаны түли ул. Аннан соң теге таныш булмаган ир кеше яңадан шалтыратып күрсәтелгән счетка акча керүен раслый. Берничә көн үткәч кенә әлеге хатын- кыз мошенник кармагына эләгүен аңлый һәм үзе белән булган хәл турында полициягә хәбәр итә.

Реклама

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гражданнарга тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, аларның уяу булуларын һәм мошенниклар хәйләсенә бирелмәүләрен сорыйлар. Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез, элемтәгә кермәгез, өегезгә, фатирыгызга кертмәгез, акча бирмәгез, якын туганнарыгыз һәм күршеләрегез белән элемтәдә торыгыз! Теләсә нинди шикле очракта да "02" телефонына шалтыратыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев