Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

9 апрельдә хәбәр итү системасы тикшереләчәк

Татарстанда халыкка гадәттән тыш хәлләр турында экстрен хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системасының әзерлеген тикшерү үтәчәк.

Шушы көннәрдә Татарстанда яшәүчеләр сирена тавышын ишетәчәкләр һәм республикада хәбәр итү системасының тикшерелүе турында СМС-хәбәрләр алачаклар. Бу турыда журналистлар катнашында үткәрелгән брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча начальнигы урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

"Әлеге чара язгы ташу чорында республика халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында планлаштырылган",-диде Юрий Венедиктов. Системаны тикшерү агымдагы елның 9 апреленә Казанда, шулай ук, барлык муниципаль районнарда да 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр үтәчәк.

Юрий Венедиктов халыкка сирена тавышларын ишетеп, качу урыннарын эзләмәскә кирәклеген ассызыклады. "Сирена тавышын ишетеп, телевизорны яисә радионы кабызырга һәм анда әйтелгән киңәшләрне тотарга кирәк",-диде ул. ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко белдерүенчә, агымдагы елда республикада 372 сирена эшләргә тиеш. Сигнал тавышының дәвамлылыгы уртача 3-5 минут дәвам итәчәк.

Тикшерү чорына оператив штаб төзеләчәк. Шулай ук, "кайнар линия" телефоннары эшләячәк: 8 843 227-45-63, оператив штаб телефоны: 8 843 227-46-09, ышаныч телефоны: 8 843 292-64-09. "Тикшерү барышында килеп туган барлык сорауларга да әлеге телефон номерларына шалтыратып җавап алырга мөмкин",-диде Юрий Венедиктов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәр итү