Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Городищеда Авыл бәйрәме гөрләде

Городище авылында 19 январьда икеләтә бәйрәм үтте. Бу көнне беренчедән, христианнарның изге бәйрәмнәре үткәрелсә, икенчедән ул городищелылар өчен авыл бәйрәме белән үрелеп дәвам итте.

Бәйрәмгә киләсе кунакларны матур итеп бизәлгән чаналарга өчәр ат җигеп, авыл башыннан ук ипи-тоз белән каршы алдылар. Район башлыгы Александр Шадриков, городищелыларның хөрмәтле авылдашлары, күп эшләрендә иганәчелек ярдәме белән булышучы Николай Угаслов һәм Чебоксар шәһәреннән күп кенә башка кунаклар бизәлгән чаналарга утырып, "Богоявление" храмында үтәчәк гыйбадатханәгә авыл урамнарын урап килделәр. Элек елларда күп кенә бәйрәмнәрне шулай үткәргән ата-бабаларыбызның яңартылган рухы, әйтеп бетермәслек күңел кичерешләре тудырды. Авыл өстенә таралган кыңгырау, гармун. храм чаң тавышлары кышкы салкын көнгә җылылылык, тагын да матурлык өстәде.

"Богоявление" храмында авыл халкы тиешле чараларны үткәннән соң, әле өйләргә ашыкмады. Бу минутта һәркем авыл мәдәният йортында төп тамаша чаралары башлануын көтте.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен ачкан авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов рәхмәт сүзләрен авылдашлары, Чебоксар шәһәрендәге "Тус" төзелеш җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов адресына юллады.

-Городище авылында күп кенә социаль-мөһим объектларда капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде. Авыл урамнары арасында күперләр. Юллар ясалды. Ә иң мөһим эшләрнең берсе булып кавылдагы храмның төзелеше тора. Агымдагы елда да күп кенә эшләр башкарылыр дип көтелә. Бүгенге бәйрәм дә шуның ачык мисалы. Районыбызда шундый мәрхмәтле, ярдәм итәргә әзер булучы иганәчеләребез, шәхесләребез белән горурланабыз, -диде район башлыгы Александр Шадриков һәм Николай Угасловка Рәхмәт Хаты тапшырды. Шундый ук рәхмәт хаты белән авылның тарихын барлап, китап нәшер иткән Анатолий Шихранов та бүләкләнде.

Николай Угаслов:

-Үз туган җиреңнең кадерен, аның тарихын белү, кешеләре белән дус, аралашып яшәү, гореф-гадәтләребезне саклау-һәркем шуңа омтылып яшәргә тиеш. Бердәм булганда һәм тырыш хезмәт иткәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Әти-әниләрнең элек елларда балчык ерып, йөк күтәргән килеш тормыш тартканнары күз алдымда. Аннан авылга кайткан саен, мазарлыкта яшь кешеләрне каберләрен күрү йөрәгемне әрнетте. Иң беренче эш итеп, авылда храм булдыру турында уйлана башладым һәм менә Ходай ярдәме белән башка күп кенә эшләребез дә гөрләп бара. Авылларның киләчәген саклау-максатым һәм яшәешем.

Бәйрәм чарасы сәхнәдә авыл үзешчәннәренең һәм Чебоксар шәһәреннән килгән эстрада артистларының чыгышлары, урамда төрле спорт уеннары, милли көрәш чаралары үткәрелү белән дәвам итте. Мәктәп яны хоккей мәйданчыгында авыл һәм мәктәп яшьләре үзара көч сынашса, бу көнне авылның яше-карты чаңгыга басты, гер күтәрде, канат тартты. Җылынып алырга теләүчеләр өчен самовардан кайнар чәй, белен тәкъдим ителде.

Ольга Кизина:

-Бәйрәмне оештыру тәкъдиме һәм ярдәме белән чыккан Николай Угасловка һәм башка оештыручыларга зур рәхмәт. Җәй айларында Акатуй бәйрәме үткәрелсә, кышын менә, дөрес быел беренче тапкыр, әмма гадәткә кереп калыр, дип уйлыйбыз, авыл бәйрәме уздыру халкыбызны берләштерә, дуслыгын ныгыта. Тормышны дәвам итүче яшьләребез өчен дә менә дигән үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл бәйрәме