Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районының социаль-иктисади үсешен Фәрит Мөхәммәтшин уңай бәяләде

Чүпрәле районында бүген ике мөһим социаль объект ачылды. "Акчарлак" йөзү бассейнын, күпфункцияле үзәкне ачарга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, күп кенә министрлык җитәкчеләре килде.

-Бассейн-чүпрәлеләр өчен тормышка ашмаслык хыял булып тоела иде. "Бердәм Россия" партиясенең башлангычында, Татарстан Республикасы җитәкчелеге теләктәшлегендә әлеге хыял тормышка ашты,-диде район башлыгы Тимур Нагуманов, бассейнны ачу тантанасында ясаган чыгышында. - Әлеге объект районда бердән-бер зур спорт корылмасы буларак та мөһим. Әлегә кадәр спорт залларында, мәктәпләрдә спорт уеннары белән шөгыльләнүчеләргә замана таләпләренә җавап биргән, тренажер заллары булган комплекска йөрү мөмкинлеге туды. Һәм ул районның сәламәтлеген кайгырткан һәр кешесе өчен ачык булачак.

-Нигә районның читендә соң бу объект, дип сорадым,-дип башлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин. - Ә Чүпрәле җитәкчеләренең бу тирәгә карата грандиоз планнары бар икән. Монда тагын да төзелешләр дәвам итәчәк, яңа мәһабәт корылмалар пәйда булачак, диделәр. Шатланам сезнең өчен. Республика буенча 23 физкультура сәламәтләндерү комплексы ачылды, ә бу сездә төзелгән бассейн "Бердәм Россия" программасы буенча сафка баскан беренче бассейн. Рәхәтен күрегез!

Бассейнга керү юлын бүлеп торган тасманы кискәннән соң, делегация эчкә үтте. Дала ягы булып гомер-гомердән саналган Чүпрәле өчен йөзү бассейнында уйнаган балаларны күрү, өлкәнрәк яшьтәгеләр залында йөзү юлларында яшүсмерләрнең ярышын күзәтү-искитмәле, әлбәттә. Шунда ук төрле тренажерлар, сауна, теннис өстәлләре бар. Бер сүз белән әйткәндә, "Бердәм Россия" партиясенең Чүпрәле районына бәяләп бетергесез бүләге бу.

Күпфункцияле үзәкнең дә социаль әһәмиятен югары бәяли район халкы. Чөнки монда 11 юридик оешма урнашкан. Эше төшеп, мөрәҗәгать иткән кеше шушы бинадан чыкмыйча гына да үзенә кирәкле белешмәләрне, таныклыкларны ала алачак. "Ә эшне рәсми рәвештә, кырыс итеп түгел, нинди ярдәм кирәк дигән принципта оештырырга кирәк" дигән бурыч куйды Дәүләт спикеры үзәк эше белән танышканда. Соңыннан, журналистлар сорауларына җавап биргәндә исә, республиканың РФ субъектлары белән чагыштырганда, күп бәяләмәләр буенча алга китешен, киләсе елларга бюджет планлаштырганда да, үзәктән финанслана торган төзелешләрне өлешчә республика бюджетыннан да финанслау өчен чыгымнар каралуын әйтте. Чүпрәле районының да бу яктан үсеш дәрәҗәсен бәяләп, иң мөһиме, районда социаль-сәяси, җәмгыяви яктан хәлнең тотрыклылануын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: басейн күп функцияле үзәк ачылды