Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җыр-моңга гашыйк кәкерлеләр

Бөек сәнгать эшлеклеләренең, җырчыларның, күп санлы артистларның авыллардан чыгуы гаҗәп түгел. Моның серен аңлау өчен авыл җирлегендә үткәрелүче берәр мәдәни чарада булуың җитә. Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында булып үткән иҗат отчеты концерты исә моның бер дәлиле булып тора.

Февраль- март айлары дәвамында район авыллары мәдәни учаклары "кызу көннәр" кичерәчәк. Чөнки аларның һәркайсы ел саен традицион рәвештә үткәрелүче иҗат отчеты концертларына әзрелек эшләре күрә. Ә менә әлеге чараны ел саен беренчеләрдән булып башлаучы ул- Искекәкерлеләр булды. Нигә нәкъ менә алар дигән сорауга, сәхнәгә күтәрелгән район мәдәнияте бүлеге җитәкчесе Данир Шәрәфетдинов үз аңлатмасын бирде: "Биредә яшәүче халыкны чын иҗат кешеләре дип әйтми мөмкин түгел. Булсын ул бала, олы яшьтәгегесе, һәркайсы җыр-моң дөньясында яши". Чыннан да концертны караганан соң, әлеге сүзләрнең дөреслегенә инанасың. " Халык җәүһәрләре" фестивале кысаларында үтүче иҗат отчеты концерты авылда эшләп килүче мәгариф учреждениесе, җирле үзидарә хезмәт коллективларын берләштергән.

Билгеле булганча, агымдагы ел татар мәдәни-мираси ел дип игълан ителде. Шул рәвешле мәдәни чаралар да быел милләтебезнең тарихын, мәдәни байлыгын, гореф-гадәтләрен чагылдыруны алгы планга куя. Татар милләтен саклап калу өчен без татарча сөйләшергә, татар гореф-гадәтләрен үтәп яшәргә тиеш. Менә шул вакытта гына без дәвамлы һәм озын гомерле булачакбыз. Шуңа күрә һәр татар гаиләсенең хуҗасы балаларына һәм оныкларына милләтебезнең мәдәниятен сеңдерергә тиеш. Ә Иске Кәкерледә исә моңа зур әһәмият биреп яшәгәнлекләре әллә кайдан күренә. Мәдәният йортына аяк басуга ук биредә татар авыл өенең тормыш-көнкүрешен чагылдырган мохитка тап буласың. Элек-электән авыл халкының агач эшкәртү белән шөгыльләнгәне дә билгеләнгән.

Концерт дәвамында алып баручылар тамашачыларны авыл тарихына бәйле мәгълүматлар белән таныштырып бардылар, аны бүгенгесе белән бәйләделәр. Авыл тарихына бәйле риваятьләр концерт номерларында да чагылыш тапты. Мәсәлән, борынгы ата-бабайлар тарафыннан Иске Кәкерле авылының урнашу урыны кәкре каеннар белән дан тоткан гүзәл җиргә барып тоташа икән.

Бәйрәм программасы җырларга искиткеч бай булуы белән дә таң калдырды. Фольклор ансамбле "Кичке уен" йоласын тәкъдим итте, ир-атлар, яшь кызлар төркеме җырчылар, гармунчылар, биючеләр дә чыгыш ясады. Алай гына да түгел, бу көнне сәхнәдә югарыда телгә алынган хезмәт коллективларының җитәкчеләре дә, җирле үзидарә башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов та үз өлешләрен керттеләр. Әлбәттә, чыгышларга дәрәҗәле жюри үз бәясен куйды.

Иҗат отчеты концерты "Татарстан" җыры белән тәмамланды һәм янә бер тапкыр халкыбызның бай традицияле, матур йолалары, фольклор коллективлары булган, зал тутырып килгән халкы белән дус-тату милләт вәкиле икәнлеген күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният