Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриковның Бөек Җиңү бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, райондашлар!

Сезне чын күңелемнән бар кешелек өчен кадерле һәм тантаналы бәйрәм-Бөек Ватан сугышындагы Җиңү көне белән тәбрик итәм!

Безнең буын тиңдәшсез һәм аяусыз сугышларда күрсәткән батырлык һәм чыдамлылык, миллионнарча гомерләр бәрабәренә яуланган тынычлык, тылдагы фидакарь хезмәтләрегез өчен ветераннарга, олы буын кешеләренә рәхмәтле. Җиңү көне барлык кешеләр өчен һәрвакыт горурлык, батырлык символы, кайгы һәм халык хәтере белән бергә үрелгән бәйрәм булды. Безнең районның 14 мең кешесе Җиңү яулау өчен сугышка китте. Шуның җиде меңнән артыгына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмады. Ветераннарыбызның сафы сирәгәеп бара. Тарихыбызның тере шаһитлары булган 42 хөрмәтле ветераныбыз исән бүгенге көнгә. Тылда хезмәт иткән батырларыбыз, Советлар Союзы Геройларының якты истәлеге, безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Сугыштан соңгы илебезне торгызудагы, тыныч тормыш төзүдәге куйган көчегез, кешеләр турында кайгыртуда куелган тырышлыгыгыз бәһасез. Без бүген дә сезнең ярдәмегезне һәм кайгыртучанлыгыгызны тоеп яшибез, сездән сабырлыкка өйрәнәбез, рәхмәт, сезгә!

Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, райондашлар!

Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Исәнлек, бәхет, имин тормыш һәм күкләребезнең тыныч, аяз булуын телим.

Александр Шадриков, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү