Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәйнең рәхәт чаклары

Табигатьтә җәй. Әлеге хозурлыкны кемнең генә тоеп, татып каласы килми икән? Аеруча балалар ел буе дәвам иткән уку елыннан соң, аның рәхәтлегенә чын мәгънәсендә "чумалар".

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә ел саен җәйге "Кояшкай" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры эшли. Агымдагы елда да ул 65 баланы беренче сменага кабул итте. Смена өч отрядка бүленгән, лагерьда 6 тәрбияче эшли. Лагерьның җитәкчесе мәктәп директоры урынбасары Румия Әхмәтова. Балалар белән куркынычсызлык, узеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелгән.

Балаларның лагерьдагы һәр көне күңелле һәм файдалы, истә калырлык үтсен өчен тәрбиячеләр махсус программа нигезендә эшлиләр. Лагерьда ял итүчеләр өчен төрле чаралар оештырыла, тәмле ашлар әзерләнә. Бер сүз белән әйткәндә, биредә балаларга ял итү өчен мәктәп коллективы барлык уңайлыкларны тудырган.

Ялның һәр көне иртәнге линейкадан башлана, балалар саф һавада күңелле музыка астында зарядка ясыйлар. Аннан һәр отряд көндәлек программа нигезендә эшчәнлеген башлый. Төрле конкурслар, ярышлар оештырыла. Әйтик, чәчәк вазасы ясау һәм иң яхшы букет конкурсында Зилә Хөсәинова беренче урынны яулаган. Шулай ук, лагерьга йөрүче балалар районның җәмгыяви тормышында да актив катнашалар. Күптән түгел генә район почтамты каршында "Абунәче көне" кысаларында "Кәеф ничек?" газетасы тарафыннан чара оештырылды. Әлеге чарада балалар үзләренең белемнәрен, иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Илназ Сафиуллин алып барган әлеге уен балаларга бик тә ошады.

Реклама

Бүгенге интернет заманасы чорында балалар лагерьда ноутбуклар белән дә бик теләп шөгыльләнәләр, укудагы күнекмәләр кабатлана, ныгытыла.

Бер сүз белән әйткәндә, "Кояшкай" лагерында балалар җәйнең кояшлы көннәрен файдалы ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыталар, яңа уку елына көч җыеп каникулны үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2012