Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәйләү тәмам, кышлатуга керәбез

Көннән-көн көз үзен ныграк сиздерә. Ниһаять, эссе җәйдә зур сынау тоткан терлекчеләр малларны янә фермаларга кайтардылар. "Җылы абзар - ярты азык", диләр. Шуны истә тотып, барлык ферма биналары тиешенчә төзекләндерелде, ишек-тәрәзәләр җылытылды. Азык эшкәртү цехларының да тулы куәткә эшләвенә нигезле ышаныч бар.

Район терлекчеләре аны сөт, ит җитештерүдә һәм яшь үрчемне саклап үстерүдә зур югалтуларга юл куймыйча үткәрделәр. Хәзерге вакытта савым сыерлар иртәдән кичкә кадәр болынлыкта йөрсәләр, кичке якта җылы биналарга кайтарылалар.

-Ашату-эчертүдә проблемалар юк, күпчелек хуҗалыкларда өченче мәртәбә чабу өчен люцерна үләне өлгерде, кукуруз тапатыла, фермалардагы азык цехларын да эшләтә башладылар, аларда солы пешереп буаз терлекләрнең рационын тулыландыралар. Кардаларга җитәрлек күләмдә салам кайтарылган,- ди авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Айваз Абязов.

Алдагы кышлатуны уңышлы үткәрү максатыннан районда былтыргы запасларны да кертеп шартлы һәр баш терлеккә уртача 30 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. "Цильна" җәмгыятендә бу күрсәткеч 47 центнерны тәшкил итә. Силос өчен чәчелгән кукуруздан да ярыйсы гына яшел масса алыныр, дип фаразлыйлар терлекчелек белгечләре. Хәзер кышкы чорда төп азык балансын тәшкил иткән сенажның сыйфатын билгеләп һәм сыерларның канына биохимик анализ ясаганнан соң, төгәл рацион төзергә вакыт җитте. Ферма белгечләре аны шушы көннәрдә башларга исәплиләр. Гадәтәгечә без "кадрлар барысын да хәл итә" дияргә күнеккәнбез. Әлбәттә, бу сүзләрнең хак булуына да шик юк. Чөнки шактый ук эре хуҗалыклардан саналган "Шәйморза" җәмгыятендә әйдәп баручы терлекчелек белгечләренең җитәрлек булмавы бик аяныч. "Шәйморза" элек- электән мал- туарны күп асрады, анда бүген дә 960 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 360-ы савым сыерлар. Авыл хуҗалыгына югары белемле белгечләр һәрчак кирәк булды һәм бүген дә алар артык түгел. Бу хакта һәр җитәкче ныклап уйлансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек