Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гаделлек юлында

1 ноябрьдә РФ суд приставлары хезмәте оешуга 146 ел тула.

Еллар дәвамында әлеге өлкә күп кенә үзгәрешләр кичерде: законнар, вәкаләтләр, службаның техник яктан тәэмин ителеше. Әмма суд приставлары хезмәткәрләренең төп бурычы-кешеләргә ярдәм итү, башкару документлары юллары арасында кеше язмышларын күрү һәм гаделлекне торгызу үзгәрешсез кала бирә.

Район суд приставлары службасында бүлек начальнигы Ирек Хәлимов җитәкчелегендә суд-приставы-башкаручысы Рамиль Кәлимуллин, Алсу Албутова, өлкән белгеч Регина Абдрафеева, эш башкаручы Гөлназ Мингалиева, суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен һәм суд приставлары-башкаручыларының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча суд приставлары Айрат Атнагулов, Марс Кәлимуллин, Рәмис Муисин, Юрий Ильин, шофер Рифкать Айметдинов хезмәт куялар. Суд карарларын тормышка ашыру, бурычлылардан ЮХИДИ линиясе буенча һәм башка вәкаләтле оешмаларның административ штрафларын, бурычларын, алиментларны мәҗбүри түләттерү, законсыз төзелгән объектларны, төзелешләрне күчертү-служба хезмәткәрләренең төп вазифалары. Эш дәвамында килеп туган кыенлыкларга да карамастан, служба алга бара, үсеш ала. Һәм биредә, әлбәттә, һәр хезмәткәрнең үз вазифасын намус белән башкаруы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев