Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Футбол стадионы төзелешендә

Казан шәһәрендә үтәчәк җәйге Универсиада уеннарына санаулы айлар кала бара. Спорт объектларының төзелешләре хакында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үз контрольленә алып, тикшерү үткәрә.

Бүгенге көндә аеруча 45 мең урынга исәпләнгән "Казан-арена" футбол стадионының әзерлеге нык контрольдә тора. Чөнки биредә тиздән ачылу тантанасына багышланачак репетициялләр узуы көтелә. Гомумән, Универсиаданың үзәге булган стадион бар таләпләр буенча да җавап тотарга тиеш.

Якшәмбе көнне чираттагы төзелешне карап чыгу барышында республика муниципалитет башлыклары да катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны, Премьер-министр Илдар Халиковны, Дәүләт Советы рәсе Фәрит Мөхәммәтшинны ТР төзелеш,архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.

Бүгенге көндә төзелештә республиканың муниципаль берәмлекләреннән килгән 400-450 төзүче эшли. Аларның санын 1000 кадәр җиткерергә кирәк, диелде тикшерү барышында.

-Әлеге катлаулы һәм зур объектны сезнең хезмәтегездән башка башкарып чыгуы һич мөмкин түгел, -дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә.-Универсиада кебек зур масштабтагы чараны үткәрүгә үз өлешегезне ахыранача кертерсез,- дип өметләнәм.

Президент эшчеләрнең хезмәт шартлары белән танышып йөрде, үзвакытында хезмәт хаклары түләнергә тиешлегенә басым ясады.

Футбол стадионында чүпрәлелеләр төзелеш бригадасы да көч куя. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов стадионны карап йөрү барышында Чүпрәле муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков белән әңгәмә корды.

-Тарихка кереп калачак чараларның берсе булган төзелеш обектларынң берсендә чүпрәлелеләрнең өлеш кертүе зур дәрәҗә,- диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков Рөстәм Миңнехановка җавап итеп һәм алга таба да зур көч куелачагына ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013