Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Фламинго"да кызу вакыт

Җәй бик яңгырлы булды, кыш ничек булыр, дип уйлыйсыз? Һәрхәлдә соңгы еллардагы кышларны карсыз дип әйтеп булмый. Иске Чүпрәле авыл җирлегенә керүче шәхси секторны кардан чистарту быел икенче ел инде җаваплылыгы чикләнгән "Фламинго" җәмгыяте җилкәсендә.

Һава торышы тотрыксызлана бара. Тиздән ел фасылының иң катлаулы чорына керәбез. Элек елларда шулай иде бит, бер көнне ишеп кар ява, икенче көнне шул эри, өченче көнне туңдырып китә. Юлларның торышы өчен җаваплы оешмалар карына да, яңгырына да әзер булырга тиешләр. Иртән торуга барыбыз да эш урыннарына, ә балалар мәктәпкә ашыга. Шуңа да авыл урамнары һәм тротуарлар кардан чистартылырга, аларга ком яки тозлы катнашма сибелергә тиеш. Гомумән, юлларны тиешле тәртиптә тоту эшен оператив оештырырга кирәк. Җәмгыять җитәкчесе Альфред Низамов белән машина-трактор паркында күрештек. Механизаторлар янында булуы иде.-Кышка әзерләнәбез, бездә кызу вакыт, шушы көннәрдә техниканы тулысы белән төзекләндереп бетерергә сүз бирдек. Егетләр дә булсынга тырышалар. Эшчеләргә кытлык сизелми,-ди җитәкче. Сер түгел, Иске Чүпрәле авылы җирлегендә яшәүчеләр үткән кышта да әлеге җәмгыять эшеннән бик канәгать булганнар иде. Нинди генә җил-давылда да, кар-бураннарда да юллар һәрчак чистартылып торды. -Чистартылмаган яисә бозлавык юл иң беренче чиратта кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра, көзге кебек ялтырап торган тротуардан өлкән яшьтәге кеше яисә бала-чага ничек атласын инде?,-дип тә өсти ул. Әйе, табибларның әйтүенә караганда травма алучыларның иң күп очрагы да шушы чорга туры килә икән. Җәмгыять хезмәткәрләре карамагына Иске Элмәле, Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларындагы юллар һәм урамнар тапшырылган, ә аларның гомуми озынлыгы 80 километрга якын. Юл чистарту техникасын Рамил Сәлимҗанов, Ринат Нуртдинов, Илфак Хәйруллин һәм Фәрит Алиакбәров кебек уңганнар эшләтәчәк. Шушы көннәрдә Лизинг-грант буенча тагын бер бульдозер таккан "МТЗ-1221" маркалы трактор алачаклар. Тротуарларны чиста хәлдә тотуда Ранис Насретдинов, Людмила Петровна һәм Людмила Анатольевна Фадеевалар, Зөлфия һәм Илһам Айнулловлар үткән елда да фидакарьлек күрсәткәннәр иде. Бу эшне алар быелда җиренә җиткереп үтәячәкләренә ышандыралар. Быелның җәе дә җәмгыять тарафыннан зур эшләр белән билгеләп үтелде. 300 квадрат метрда асфальт юллар төзекләндерелде, район тарихы музее күчкән бинаның эче ремонтланды, Яңа Чүпрәледәге балалар бакчасы котельные сафка басты, Яңа Чокалы авылы мәдәният йортының түбәсе төзекләндерелде, Алешкин-Саплык урта мәктәбе территориясенә асфальт салынды, район үзәгендә чүп-чар өчен 3 контейнер мәйданчыгы ясалды, "Җәяүле кичүе" дигән 50 юл билгесе куелды, дачный поселогындагы "Зеленая" һәм "Мир" урамнарында, гомуми озынлыкта 1400 метр юл күтәрелде. Шундый ук эшләр Иске Шәйморза, Зур Чынлы һәм Татар Төкесе авылларында да файдалануга тапшырылды. Городище, Зур Аксу, Чуваш Чүпрәлесе, Чуваш Бизнәсе, Матак һәм Мунчәли авылларының үзәк урамнарына чүп-чар контейнерлары урнаштырылды. -Җәй айларындагы гомуми эшебезнең күләме 10 миллион сум тирәсе булды. Эшчеләребез үзвакытында хезмәт хакын алды, ә ул уртача 10 мең сумнан артык чыга,-ди җәмгыять директоры Альфред Низамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышка әзерлек