Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен район мәдәният йортында “Без шатлык бүләк итәбез” исемле чара оештырылды

Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен район мәдәният йортында "Без шатлык бүләк итәбез" исемле чара оештырылды.

Район халкын социаль яклау идарәсе һәм район мәдәният йорты белән берлектә әзерләнгән концерт программмасы бу көнне балалар күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды. Программада кызыклы чаралар, биюләр, шигырьләр сөйләүләр, җырлар җырлау, табышмакларга җаваплар эзләү-барысы да урын алган иде. Балалар һәм әти-әниләр бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Ә кайберәүләр үзләре иҗат иткән әсәрләрен тәкъдим итте.

Мәдәният йорты фойесына килеп керүчеләрне Иске Чүпрәледән Алексей Киргизовның сәнгать иҗаты каршы алды. Алексей тумыштан инвалид. Әнисе Татьяна әйтүенчә, кулына карандаш тота башлаганнан бирле улы рәсемнәр ясый. Әлеге рәсемнәр каяндыр алынган һәм күчерелгән түгел. Алар Алексейның күңелендә туа һәм ак кәгазь битләренә төшә. Күбрәк табигать, хайваннар ясарга ярата икән.

-Алексей ашарга да пешерергә бик ярата. Кайчак мине дә тәмле пешермәгәнсең дип орша, -ди елмаеп әнисе Татьяна.

Шланга авылыннан әнисе белән Раилә Сатдинова килгән. Раилә бик матур җырлый һәм шигырьләр яза. Концертта да ул татрча һәм инглиз телендә җырлар башкарды. Ә Иске Чокалы авылыннан Миләүшә Юсупова үзе язган кышкы көн турында шигырен сөйләде.

14 яшьлек Чуваш Чүпрәлесеннән Екатерина Еливановага укытучылар өйгә килеп белем бирәләр.

-Рус һәм татар телләрен бик яратып өйрәнә. Менә концерт буласы көнне дә дәресләрем кала дип борчылды. Шулай да ел саен очрашкан дусларын бик күрәсе килде,-ди әнисе Ольга.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов балаларга әлеге очрашу мизгеле җылылык бүләк итүен, әти-әниләренә сабырлык теләде һәм "Ак җилкәннәр" җырын башкарды.

Район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова:

-Районда 18 яшькә чаклы 110 инвалид бала бар. Бала вакыттан ук инвалид булып саналучылар -282. Билгеле, бәйрәмгә барысы да килә алмады. Шулай да без бүген, никадәр сәләтле балаларыбызның барлыгына шаһит булдык, шулай аралашып, очрашып яшәргә булсын, -диде чыгышында.

Бәйрәмнән һәркем бүләкләр алып китте, ә тиздән алар янә "Чыршы" бәйрәмендә очрашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы