Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар “Без бергә шатлык бүләк итәбез” дип исемләнгән бәйрәмгә җыелды

Сау-сәламәт була торып, күпләр, кызганычка каршы, Аллаһы Тәгалә биргән әлеге язмыш бүләген үз куллары белән юк итәләр. Яман гадәтләргә бирелеп, үзләренә чир сатып алып йөриләр. Әмма дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар бит. Менә алар сау-сәламәт булуның нинди зур бәхет булуын чын мәгънәсендә аңлыйлар.

Бүгенге көндә районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең саны 2573. Шуларның 98е - балалар. Ел саен районда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аларның тормыш-көнкүрешләренә игътибарны юнәлтү максатыннан 1-10 декабрь инвалидлар декадасы кысаларында күп төрле чаралар уза. Быел да әлеге күркәм традиция дәвам итеп, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, яшьләр эшләре буенча спорт һәм туризм бүлеге белән бергә "Кайгырту" халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре "Без бергә шатлык бүләк итәбез"дип исемләнәгән бәйрәм әзерләгәннәр иде. Бәйрәм чарасы балалар һәм яшүсемерләр спорт залында Спартакиада ярышлары белән башланып китте.

Көчле рухлы, батыр җанлы, тормыш авырлыкларына бирешмәүче кешеләр бергә җыелганда район мәдәният йорты да нурга күмелде. Бу нур әйтерсең әлеге кешеләрнең йөрәк җылысы. Бәйрәмгә балалары белән килгән әти-әниләрнең эчкерсезлеге, сабырлыгына карап сокланасың. Аларның сүзләре буенча, мондый чараларның әһәмияте бик зур. "Балалар мондый чараларны көтеп алалар, чөнки алар гел өйдә бит. Мондый очрашулар ешрак булса иде", - диләр алар.

Иске Шәйморзадан Рафия ханым Камалова кызы Ландыш белән килгән.

-Моңарчы кызым укытучылары белән йөрде, быел менә мондый чарада беренче булып үзем дә катнашам. Бик ошый.

Ландыш 6 сыйныфта укый. Ул җырларга бик ярата. Спартакиада уеннарыннан соң үткән район мәдәният йортындагы иҗат фестивален дә нәкъ менә ул ачып җибәрде.

Ә Спартакиада ярышлары бик күңелле узды. Һәркем анда беренче булырга тырышты. Төрле уеннар, туплар белән уйнау ярышлары күңел күтәренкелеге өстәде. Балалары өчен җан атып торган әти-әниләр үзләре дә ярыш стартларына бастылар.

Иҗат фестивале белән дәвам иткән бәйрәм чарасында да һәр бала үз сәләтен барлады. Кемдер җырлады, кемдер шигырь сөйләде. Ә менә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Алексей Киргизов үзенең рәсемнәре белән шаккатырды. Аның иҗаты белән районда гына түгел, республикада да бик яхшы танышлар. Күптән түгел, республикада узган конкурста диплом белән бүләкләнгән.

Иҗат фестивале бүләкләргә, уеннарга, биремнәргә дә бик бауй булды. "Кайгырту" халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге директоры Илгизәр Вафин Спартакиада һәм иҗат фестивалендә актив булганнарны дипломнар һәм энциклопедия китаплары белән бүләкләде. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре дә бу көнне күчтәнәчләрен-курчак театрын тәкъдим иттеләр.

Бер-берсен күрергә зарыккан балалар соңыннан "Нурлы" кафесында сыйландылар, рәхәтләнеп гапләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар “