Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фермада җаваплы чор

Шушы көннәрдә ТР Норлат районының җаваплылыгы чикләнгән "Агро- Развитие" җәмгыяте базасында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында зонаара семинар-киңәшмә булып үтте.

Семинар-киңәшмәдә сөт җитештерү буенча дөнья стандартлары дәрәҗәсендә савым көтүлегенең продуктлылыгына ия булган хуҗалыклар да билгеләнде. Республиканың шундый берничә хуҗалыгы арасында җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятенең булуы да шатландыра. Бүгенге көндә әлеге товарлыклы-сөтчелек фермасында тәүлек саен һәр сыердан 26 кг. сөт савыла һәм кабул итү пунктларына 94 процент товарлылык белән 13490 килограмм продукция озатыла. Бу күрсәткеч үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тоннага артык. Күпчелек фермаларда маллардан тотрыклы продукция җитештерү өчен тиешле кайгыртучанлык күрелә. Көндезләрен табигать кочагында йөргән сөт терлекләре фермага кайткач та җитәрлек күләмдә чабып кайтарылган сенаж яисә яшел үләннәр белән тәэмин ителә.

"Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчеләре дә бүген һәр сыердан 19,5 килограмм сөт савалар.

Шул ук вакытта "Шәйморза" җәмгыятендә ул күрсәткеч 8,4 килограммнан узмый. Биредә җитештерелгән сөтнең уртача район күрсәткеченнән дә 5,2 килограммга азрак булуын ничек аңлатырга?

-Бүген 10 килограмм сөт бирә торган сыерга тәүлеккә 12 килограммнан артык азык берәмлеге бирелергә тиеш,-диләр район авыл хуҗалыгының һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Җәйләүдән кайткан чорда яшь үрчемне исән-имин саклап үстерүгә дә аерым игътибар кирәк. Алар өчен ясалма сөт һәм витаминлы үлән төнәтмәләре булдыру зарур.

Шуны да искәртик, хәзерге вакытта район буенча һәр сыердан тәүлеккә уртача 13,6 килограмм сөт савыла һәм 58742 килограмм продукция сатыла, товарлылыгы 93 процентны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермаларда