Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чуваш Бизнәсе авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Сентябрьнең кичәге кояшлы иртәсе Чуваш Бизнәсе авылы халкына зур сөенеч алып килде. Авыл клубы белән янәшәдә үсеп чыккан фельдшер акушерлык пункты ачылуга өлкәннәрдән дә ныграк шатланганы булмагандыр. ФАПның яңа бинасы алдында җитәкчеләрне ипи- тоз белән каршы алдылар.

Мондый медпункт авылда элек тә бар иде. Әмма ул бина инде шактый ук таушалган, искергән, заман таләпләренә җавап бирмәслек хәлгә җиткән,- диделәр тантанага килүче өлкәннәр. Бүген әлеге җирлектә 516 кеше яши. Шуларның 80-е лаеклы ялда,27- инвалид һәм аларның унысы ташламалы шартларда социаль пакетка хокуклы. Урындагы фельдшер Надежда Юманованың әйтүенә караганда, медпунктка һәр көн саен кимендә 3-4 кеше медицина ярдәме алырга килә икән. мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Тантана башланыр алдыннан Чуваш Бизнәсе авылы халкының шатлыгын район башлыгы Александр Шадриков уртаклашты. "Авырмагыз, исән- имин яшәгез, бирегә килүегез дә профилактика максатыннан гына булсын,"- диде район башлыгы. Мәртәбәле кунакларданТатарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәлалтдинов, республика Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин, Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ринат Гайзатуллин һәм Зур Аксу җирле үзидарә башлыгы Алексей Храмов та үз чыгышларында Чуваш Бизнәсе авылы халкын яңа медпункт ачылу уңаеннан ихлас котладылар. "Татарстан Республикасындагы кебек төзелеш, бигрәк тә социаль юнәлештәге объектларны сафка бастыру, Россиянең бер төбәгендә дә юк. "2012-2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренче медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" программасы кысаларында 170 ФАП файдалануга тапшырылды, монысы 171 нче.

Район үсеше өчен 600 миллион сум капитал салым бүлеп бирелгән. Халык өчен кабул ителгән30 дан артык махсус программа нигезендә авылларның яшәеше яхшы якка үзгәрүгә ышаныч зур",- диделәр кунаклар. ФАПка керү юлында сузылган ал тасманы кисү хокукы җитәкчелек белән бергә авылның ветераннар советы рәисе Зинаида Саитовага да бирелде. Бина тышкы яктан алай зур кебек булмаса да, эчтә халык сәламәтлеген саклау өчен бөтен шартлар тудырылган. Сабыйлар өчен аерым бүлмә, хатын-кызлар өчен аерым. Газ, су кергән. Салкыннар башлангач та мичне газ ягып җылытачаклар. Бина эчен карап чыкканнан соң, авыл үзешчәннәре концерт куйды. Ул көнне авыл халкының шатлыгын әйтеп бетергесез иде.

Урындагы ветераннар советы җитәкчесе Зинаида Саиткина:

Барлык ветераннар исеменнән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына, район җитәкчелегенә шушы гаять әһәмиятле объект өчен рәхмәт белдерде. Хәзер медицина ярдәме авыл кешеләренә заманча ФАП та күрсәтеләчәк. Яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты медицина мебеле һәм җайланмалар белән җиһазланган. Бинаны бик кыска вакыт эчендә, соклангыч сыйфат белән файдалануга тапшырганнары өчен "Стройсервис" ябык акционерлык җәмгыяте төзүчеләренә (директоры Азат Вахитов) бик рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фельдшеракушерлык пункты