Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин Уби авылындагы яңа ФАП ачу тантанасында катнашты

Бүген Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык өченче утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның эш сәфәре Уби авылында яңа модульле фельдшер акушерлык пунктын тантаналы ачудан башланды. Әлеге беренчел ярдәм медицина күрсәтү бинасы районда инде җиденче.

Районы башлыгы Александр Шадриков сәламләү сүзендә, бүген районда куанычлы көн - авыл халкы өчен яңа мөһим-социаль объект ачыла, дип канәгатьлек белдерде. Әлеге уңайдан Александр Шадриков республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада авылларны саклау буенча башкарыла торган системалы дәүләт сәясәтенең бер юнәлеше -фельдшер-акушерлык пунктлары төзү икәнлеген искәртте.

-Республикада бүгенге көндә дистәләгән мәдәният йорты, мәктәпләр, балалар бакчалары ачылды һәм менә шушы юнәлештәге олы вакыйгаларның берсе сезнең авылда уза. Заманында СССРның Авиация сәнәгате министры булган, ике мәртәбә Социалистик Хезмәт Герое Петр Дементьевның туган авылында мондый тантананың үтүе тагын да кунычлы. Яңа социаль объект ачылу ул, беренче чиратта, авылны ныгыту дигән сүз. Димәк, беренче ярдәм алу өчен район үзәгенә, яисә башка авылга бару кирәкми, әлеге мәсьәлә урында хәл ителәчәк. Бердәм булып, олылар, кечеләр бергә яшәп, яңа бинаның рәхәтен күрегез,-диде Дәүләт Советы рәисе.

Яңа бинада җылы һәм уңайлы. Процедура кабинеты, килүчеләр өчен көтеп тору бүләмәсе бар, җылы һәм салкын суы агып тора. Авыл халкы исеменнән Ираида Аюгина, фельдшер-акушерлык пунткы җитәкчесе Галина Трофимова һәм шәфкать туташы Людмила Калмыкова шатлык-куанычларын рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАПлар