Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Электрон паспорт белән армиягә

Агымдагы көзге чакырылышта РФнән барлыгы 135850 ир-егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә чакырылачак.

Әлеге хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин белдерде. Брифингта, шулай ук, Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы кеше хокукларын яклау идарәсе җитәкчесе Сәрия Сабурская да катнашты.

Хәрби хезмәткә алынган егетләр башлыча 1984-1993 елгылар булачак. Агымдагы елда аларга телефоннар бирү белән беррәттән, ВТБ-24 банкының электрон карточкалары да биреләчәк. Соңгысы-булачак солдатларның акчалата тәэминатын контрольдә тоту өчен каралган. Ягъни, шул рәвешле, армиядә солдатларга бер-берсеннән акча таләп итү өчен сәбәп тумаячак.

Хәрби комиссар сүзләренә караганда, булачак солдатларның сәламәтлекләрен тикшерү барышына да бик нык игътибар биреләчәк. Иң әйбәт, бар яктан сәламәтлеге нык булган, буе туры килгән 20 ир-егет Президент полкында хезмәт итәчәк. Шулай ук, әти-әнисе шактый өлкән яшьтә һәм гаиләләре, яшь балалары булганнарга якын тирә-күрше республикаларда гына хәрби хезмәтен үтү мөмкинлеге каралачак.

Реклама

-Югары һәм урта һөнәри белемле ир-егетләрдән изге бурычны үтәтү дә беренчел бурыч булып тора. Бүгенгәчә 5000нән артык шундый ир-егетнең 4000гә якыны хәрби кием кияргә өлгерде. Әлеге уңайдан киләчәктә аерым бер программа эшләячәк. Ул хәрби частьнең уку йортлары белән килешү нигезендә эшләвен күздә тота. Бүгенге көндә шундый шефлык ителә торган 44 хәрби частьтә 1586 солдат хезмәт итә. Чын мәгънәсендә максатчан эшне киләсе елның язгы чакырылышыннан башлап җибәрмәкче булабыз,- диде Сергей Погодин.

Брифингта шулай ук, армиягә кагылышлы яңалыкларның кертеләчәге турында да бәян ителде. Ягъни, ир-бала дөньяга тугач ук, аңа электрон паспорт тутырыла башлаячак. Аның үсеше-яшәеше күзәтелеп, шушы электрон паспортка автомат рәвештә язылып, теркәлеп барылачак. Әлеге электрон документ ир баланы хәрби хезмәткә алганда барлык белешмәләре дә булсын өчен эшләнә. Аннан белешмәләр тикшерелә, соңыннан ир-егетнең хәрби хезмәткә яраклымы-юкмы икәнлеге турында карар кабул ителә. Шуннан соң ир-егет чакырылыш комиссиясе аша уза. Болар барысы да гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү федераль системасы концепциясендә каралган һәм статистик хисап алып баруны максат итүдән чыгып эшләнә. Әлегә проектка өстәмәләр кертелә, киләчәктә аны чынга ашырмакчылар. Электрон паспорт хәрби хезмәткә чакырылучылар турында мәгълүматларның бердәм базага урнаштырылуы белән дә нәтиҗәле булачак, диләр.

Кеше хокукларын яклау идарәсе җитәкчесе Сәрия Сабурская хәрби хезмәткә чакырылучыларның теге яки бу хокуклары бозылган очракта нинди чаралар кулланып булачагы турында бәян итте. Нигездә, солдатларның үз хокукларын тулы дәрәҗәдә белмәүләрен ассызыклады. Әлеге уңайдан чакырылыш чорында республиканың кайбер районнарында булып, аңлату эшләре алып барачакларын әйтте. Сүз уңаенда Сәрия Сабурская 570-31-56, 264-23-51 номерлы "кайнар линия" телефоннары эшләгәненә дә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев