Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Электрон хезмәтләр-халык уңайлыгы өчен

Ай ахыры җитүгә, һәркем кулланган ут-газы өчен түләү квитанцияләре белән почта бүлекчәләренә ашыга. Иртәрәк барсаң, әлбәттә, бәхет елмая, тизрәк кайтасың. Ә инде бераз соңгарак калдың исә, озын чиратны үтми тормый, кайтып булмаячак.

Берничә елдан бирле торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә уңайлыклар булдыру, почта бүлекчәләрендәге әлеге чиратлардан котылу максатыннан, республикада электрон түләүләрнең төрле төрләре эшли башлады. Хәзер әлеге эшне өйдән чыкмый гына, интернетка тоташтырылган компьютер аша да башкарып була, җәмәгать. Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталына https://uslugi.tatar.ru керергә кирәк. Биредә шәхси кабинет булдыру таләп ителә. Анда теркәлгәннән соң, "Халык өчен электрон түләү төрләре" («Услуги в электронном виде для жителей») ачып, ТКХ («ЖКХ») дигәненә керәсе. Порталда түләүләрне башкару өчен шәхси исәп-хисап номерларын, түләүләрне башкаручының мәгълүматларын һәм ут, газ, су приборларының күрсәткечләрен кертергә кирәк булачак. Түләүләрне башкару өчен теләсә нинди банк карталарын кулланырга мөмкин. Бу очракта комиссия түләве 1,0 процентны тәшкил итәчәк.

«Сбербанк России» карталарына ия булучылар, шулай ук, мондый төр хезмәтләрне интернет аша башкара ала. Иң элек карта белән кулланучы банкта логин һәм пароль булдырырга тиеш. Әлеге мәгълүматлар белән «Сбербанк онлайн» дигән махсус сайтка http://sberbank.ru/tatarstan/ru кереп, түләүләрне («Платежи и переводы») ачабыз һәм кирәк хезмәтләрне башкарабыз. Барлык эшләр төгәлләнгәч, ихтыяҗы булганда квитанцияләрне бастырып чыгарабыз, комиссия алынмый.

«Сбербанк России» биналарында урнаштырылган банкоматлар, инфоматлар аша да ут, газ, су, интернет, телефон өчен түләү мөмкинлеге тудырылган. Хезмәтләр турыдан-туры карточка ярдәмендә, я булмаса акча кертеп башкарыла. Бу очракта, су өчен түләүләр өчен (анысы да 0,1 процент күләмендә генә) комиссия алына.

Бүгенге көндә мондый банкоматлар, инфоматлар район кулланучылар җәмгыяте бинасында да урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон түләүләр дәүләт электрон хезмәтләр