Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Экологик дәрестә

Ел саен республика белем бирү учреждениеләрендә "Бердәм экология дәресе" бөтенреспублика акциясе уза. Агымдагы елда ул 27 сентябрьдә булып үтте.

"Бердәм экология дәресе" Халыкара "Планетаны чүптән чистартыйк" көнен билгеләп үтү кысаларында уздырыла. Әлеге чара ТР Экология һәм табигый ресурслар һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Дәреснең катнашучылары булып 2-11 сыйныф мәктәп укучылары санала.

Илкүләм мөһим проблемаларны яктыртуга багышланган "Бердәм экология дәресе" республикада өченче ел рәттән үткәрелеп килә. Аның төп бурычлары булып та үсеп килүче яшь буында экологик белемнәрне арттыру, туган җир табигатенә карата сакчыл караш булдыру, экологик үзаң формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм агарту системасын яклау һәм үстерү тора.

Район белем бирү учреждениеләрендә дә экологик белемне арттыруга юнәлдерелгән әлеге чарага зур игътибар бирелде. Һәр мәктәптә оешкан төстә, зур әзерлек күрелгән, табигатьне саклауга кагылышлы мәгълүматлар туплаган шактый бай дәресләр уздырылды.

Реклама

Иске Шәйморза урта мәктәбендә үткән әлеге "Бердәм экология дәресе"ндә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Иделаръягы территориаль идарәсеннән 2 категорияле өлкән белгеч Рамиль Садыйков катнашты.

Биология укытучысы Зөлфия Бикчурова укучыларга җәмгыять алдында торган бүгенге табигый проблемаларны җиткерде, тирә-як мохитне саклау юлларын укучылар белән бергәләп эзләде. Дәрестә мәктәптә эшләп килүче "Яшь экологлар" түгәрәге әгъзалары үзләренең тәкъдирнамәләре белән чыгыш ясадылар. Түгәрәкнең эшчәнлеге, бурычлары, максатлары турында сөйләделәр.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкиле Рамиль Садыйков укучыларга бүгенге республиканың экологик хәленә бәя биреп, әлеге уңайдан төрле чаралар кулланылуын сөйләп үтте. Табигатьне саклауга үз өлешләрен керткән укучыларга рәхмәт белдереп, республикабыз чишмәләрен, тыюлыкларны барлаган китап бүләк итте, биология укытучысы Зөлфия Бикчуровага Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бердәм экология дәресе