Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Егетләр элиталы частьне үз итә

Татарстан Республикасында 1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәрби комиссариат командирлары әйтүенчә, хезмәт срогы үзгәрешсез калган, ягъни ул 1 ел гына. Быелның көзендә ТРда 4 меңгә якын егет хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш икән, шулар арасында 30лап Чүпрәле егетләре дә бар. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының райондагы филиалы начальнигы Вил Ринатовичның әйтүенә караганда, бу чакырылышта егетләрнең күпчелеге эчке гаскәрләргә һәм башка берләшмәләргә алыначаклар икән. Төгәлрәк әйткәндә, аларны коры җир гаскәрләре, хәрби диңгез флоты, эчке гаскәрләр, стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләре, тимер юл гаскәрләре һәм һава-космик оборона гаскәрләре көтәчәк.

Татарстанның Җыелу пунктыннан гаскәрләргә озату 2012 елның 7 ноябреннән башланырга тиеш. Республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин әйтүенчә, башка еллар белән чагыштырганда быел армия сафларын тулыландыручыларның сыйфат ягыннан югарырак булуы билгеле. Быел төп акцент югары һәм махсус урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга ясала. Шушы көннәрдә генә район хәрби комиссариатында үткән чакырылыш комиссиясендә дә егетләрнең күпчелеген дипломлы шушындый призывниклар тәшкил итте.

-Армиягә барып кайтырга кирәклекне аңлаучы яшьләр саны елдан-ел арта бара. Моны армиядән качып йөрүчеләр саны кимү күрсәткечләре дә раслый,- ди район хәрби комиссары Вил Нуруллин. РФ Президент полкында хезмәт итү өчен Татарстаннан 20 егет барырга тиеш. Әмма анда бик нык тикшерү узганнарны гына алачаклар. Ул бәхет якташларыбыз арасыннан кемгә дә булса елмаермы?

Берничә ел рәттән Татарстанда хәрби хезмәткә алынучы егетләрнең әти-әниләр иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Анда бушлай семинарлар үткәрелә, Оборона Министрлыгының приказлары һәм законнары турында әти-әниләргә җиткерелә, гозерләр тыңлана. Оешма тырышлыгы белән хәрби хезмәт барышында туган проблемалар хәл ителә.

Үткән ел, мәсәлән, оешмага 400ләп кеше мөрәҗәгать иткән. Оешмада эшчәнлек бушлай, аноним башкарыла. Тел.: 8(843)277-39-73, 8917-857-15-27.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт