Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшне тизләтү таләп ителә

Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар чәчү кампаниясен бераз тоткарласалар да, уҗымнарга һәм күпьеллык үләннәргә кертелгән ашламаларның үзләштерелүенә нык ярдәм итте.

Район буенча 12000нән артык гектарда төрле культуралар чәчелгән, бу чәчеләсе барлык мәйданнарның 28 процентын тәшкил итә. Шул исәптән, 5400 гектарда арпа, 2523 гектарда бодай, 395 гектарда борчак, 1323 гектарда шикәр чөгендере, 1743 гектарда катнашазык һәм берьеллык үләннәр, 746 гектарда рапс, 100 гектарда солы культуралары орлыклары җир куенына салынган.

"Цильна" җәмгыятендә бүгенге көнгә 50 проценттан артык мәйдандагы җирләрдә эш төгәлләнгән, шул исәптән, 900 гектарда арпа, 655 гектарда бодай, 200 гектарда борчак, 450 гектарда катнашазык, 205 гектарда берьеллык үлән, 325 гектарда шикәр чөгендере, 316 гектарда рапс культуралары чәчелгән. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында да 5000 гектардан артык мәйдандагы җирләргә төрле культуралар чәчелгән.

-Синоптикларның фаразларына караганда, май аеның өченче декадасында республикада эссе һава көтелә. Шуңа да әлеге вакытка кадәр орлыкларның шытып чыгып, аларның тамыр системасы һәм гомумән, үсемлекнең ныгып калуына ирешү мөһим бурычларның берсе,-диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов журналистлар белән үткәрелгән брифингта. Ә менә "Шәйморза" хуҗалыгына (биредә чәчеләсе барлык мәйданнарның 37 процентында гына эш башкарылган), "Азык-Чүпрәле" (26 процент) җәмгыятенә эшне тизләтү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы