Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә икътисадны үстерү өчен эшлекле тәкъдимнәр сорала

Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты каршындагы Икътисад советының чираттагы утырышында Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына (ВТО) керүенең Татарстан икътисадына йогынтысы каралды.

-Менә икенче ел инде ВТО шартларында эшлибез,-диде утырышта катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Моның, әлбәттә, яхшы яклары да, минуслары да бар.

Төрле министрлар чыгышларында да бу ачык чагылды. ТР Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең елдан-ел кими баруы турында әйтте. 2012 елда, мәсәлән, әлеге ярдәм 23 миллиард сумга якын булса, 2014 елда инде ул 13 млрд. сумга гына калган. Мондый һәм бишенче ел рәттән күзәтелүче корылык шартларында авыл хуҗалыгында икътисадны үстерүнең кыенга килүенә тукталды министр.

-Бер эшләүчегә 2 млн сумлык хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешә алсак авыл хуҗалыгы тармагы кадрлар өчен кызыгырлык тармакка әйләнәчәк. Әлегә бездә бер эшчегә 900 мең сумлык кына хезмәт җитештерүчәнлеге туры килә,-диде ул. - Моннан чыгып, иң аз күләмдәге уртача хезмәт хакы да авыл хуҗалыгында.

Министр әйтүенчә, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керү конкурентлылыкның үсүенә китерергә тиеш булса да, мондый хәл күзәтелмәгән. Дөрес, иң күп сөт һәм сөт продукциясе Белоруссиядән кертелгән. Халык та сөт һәм оннан җитештерелгән продукцияне күбрәк кулланган. Балык һәм ит продукцияләрен куллану, киресенчә, кимегән. ВТОга керү сатып алу хакларының төшүенә китергән.

Әлеге теманы дәвам итеп, район башлыгы Александр Шадриков та район икътисадын үстерү буенча эшлекле тәкъдимнәр кирәклегенә тукталды.

-Чәчү башланганнан бирле явым-төшемнең күзәтелмәве көзге культураларның уңыш бирмәячәгенә, биргәндә дә аның бик аз булачагына, китерде,-диде ул. -Район кулланучылар җәмгыятенең, кайбер хуҗалыкларның таркалуы да район икътисадына тискәре йогынты ясый. Әлеге шартларда безгә районда эшмәкәрлекне ничек үстерү, халыкны эшкә җәлеп итү турында уйланырга кирәк,-диде ул.

Яңа гына оешкан икътисад советы составында буларак, сезне һәрдаим районны үстерү буенча күтәрелгән әһәмиятле мәсьәләләр белән таныштырып барабыз. Районны яшәтү, саклап калу беркемне дә битараф калдырмый. Әлеге уңайдан, сездән дә тәкъдимнәр көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад