Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләргә теләгәннәргә эш бар

Шушы көннәрдә районга Мәскәүдән "Опора России" иҗтимагый оешмасының президенты Александр Бречалов килеп китте. Әлеге оешма 10 ел элек оештырылган, һәм ул кече эшмәкәрлеккә, эшкуарларга төрлечә ярдәм итүне күздә тота.

Күптән түгел булып үткән съездларында район башлыгы Тимур Нагуманов та катнашып, авылда эшмәкәрлекне үстерү проблемаларын үз эченә алган чыгыш ясаган иде. Александр Бречаловның да безгә килүен әллә ни зур булмаган район, авылларда эшмәкәрлекне ничек җәелдереп булганны үз күзе белән күреп китү дип аңларга кирәктер. Алар Тимур Нагуманов белән эшмәкәрләр янында булдылар. Элмәле авылындагы эшмәкәр Амосовның гаилә фермасын караганнан соң, Яңа Чүпрәледә, эшмәкәр Касим Зартдиновларда булдылар. Башкалада яшәп, башка төрле масштабларда эш йөрткән кешене дә авылда шулай үз эшеңне оештырып, эш урыннары да булдырып эшләп, яшәп ятулары сокландырды. Әлеге уңайдан туган фикерләре белән Александр Бречалов Мөшәрәповларның икмәк пешерү цехын караганда да уртаклашты. Ә Мөшәрәповлар бу эшкә күптән түгел генә алынуларына карамастан, бүген тәүлегенә 500 икмәк, төрле кондитер әйберләре пешерәләр икән. "Халык реңепты нигезендә, бернинди био катнашмалар кулланмыйча пешерелгән продукциябезгә һәр авылда, район үзәгендә дә сорау зур",-дип җавап бирде Гөлшат Мөшәрәпова "Опора России" президенты биргән сорауларга. Киләчәктә продукция җитештерүләрен тагын да киңәйтергә планнары барлыгын әйтте.

Реклама

Эшләргә теләге барлар эш таба. Үзләренә генә түгел, янәшәдәгеләренә дә эш урыннары тәкъдим итәләр. Халык күңеленә хуш килерлек продукция дә чыгаралар. Авылның үсүе, бетүгә таба йөз тотмавы менә шунда түгелме соң инде?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек