Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләрендә күңел җылысы

Бүген Татарстанда 326 мең инвалид яши, шуның 13 мең 900е-балалар. Район буенча 2624-өлкән яшьтәге, 121-18 яшькә кадәрге инвалид кеше исәпләнә.

1-10 декабрь-инвалидлар ункөнлегендә республиканың барлык районнарында төрле чаралар: спорт ярышлары, концерт программалары, хәйрия ашлары, "түгәрәк өстәлләр", төрле мастер-класслар, хатын-кызлар өчен "Матурлык дәресләре", хәйрия акцияләре, вакансияләр ярминкәсе оештыру күздә тотылды. Урын өстендә ятучы инвалидлар янына волонтерлар йөрде.

Инвалидлар декадасы уңаеннан район мәдәният йортында кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды һәм аларны сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Район халкын социаль яклау идарәсе, район мәгариф бүлеге, "Җылы йорт" балалар приюты хезмәткәрләре кече һәм олы яшьтәге физик мөмкинлекләре чикле булганнарның күңел җылысын биреп эшләгән әйберләре, аларның авторлары белән таныштырдылар. Әйтергә кирәк, күргәзмәгә куелган һәр эшнең эшләнү үзенчәлегенә хәйран калырлык. Алар арасында: кофталар, шәлләр, өстәл, урындык япмалары, чәйнек каплавычлары, оекбаш, бияләй һәм башкалар бар иде. Әлеге эшләрдә никадәр фантазия һәм күңел җылысы ята. Аларга сокланмый һич мөмкин түгел. Шуңа да күргәзмәгә килгән район учреждение, оешма хезмәткәрләре, район халкы күңелләренә хуш килгән кул эшләнмәләрен бик теләп сатып алдылар.

Шундый ук, күргәзмәне шимбә көнне район оешма, учреждение җитәкчеләре өчен оештырдылар. Шулай итеп, барлыгы 36 700 сум акча җыелган. Күргәзмәдә сатылган әйберләрдән җыелган акчаның бер өлеше кул эшләнмәләре авторларының үзләренә бирелсә, икенче өлеше янәшәбездә тормышта авыр хәлдә калган, чир һәм авырулардан җәфа чигүче, ярдәм һәм кайгыртуга, социаль яклауга мохтаҗ кешеләрнең тормышларын ямьләндерүгә китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев