Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чүпрәле район хастаханәсендәге ветераннар өчен палаталарның уңайлыкларын карады

Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршы алу уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин Чүпрәле район үзәк хастаханәсендә булып, андагы ветераннар өчен тудырылган уңайлыклар белән танышып йөрде.

Хастаханәнең терапия һәм хирургия бүлекләрендә сугыш ветераннары өчен булдырылган махсус палатларда дәвалау курслары алучы ветераннарның хәле, көнкүреше белән кызыксынды депутат. Аларны бәйрәм белән котлап, тиз арада савыгуларын теләде.

Исегезгә төшерәбез, республикада "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проекты старт алды. Әлеге проект республика дәвалау учреждениеләрендә ветераннар өчен палаталарны заманча стандартларга тәңгәл китерү, медицина хезмәте күрсәтүдә инновацион формаларны кулланышка алуны максат итә һәм ул берничә этапта киләсе елга-Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Безнең кадерле ветеран” социальгуманитар проекты